Шушы көннәрдә Җиңү көненә багышланган “Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе старт алды. "Георгий тасмасы» - Җиңү, батырлык, кыюлык һәм үз-үзеңне корбан итү, Бөек Ватан сугышы елларында туганнарыбызга төшкән газапларның символы. Барлыгы өч кара һәм ике кызыл-сары сызык, алар артында миллионлаган тормыш һәм батырлык. Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре «Җиңү Волонтерлары» активистлары белән берлектә бу традициядән читтә калмады һәм 2019 елның 6 маенда Байлар Сабасы бистәсендә яшәүчеләргә георгий тасмалары тараттылар һәм Җиңү көненә багышланган тантаналы митингка чакырдылар.
Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре "Арт-терапия» программасы буенча балигъ булмаган балалар белән дәресләр үткәрәләр. Дәресләр вакытында балигъ булмаганнарның иҗади эшчәнлеккә мотивациясе уяна, танып-белү активлыгы формалаштырыла, коммуникатив күнекмәләр диапазоны киңәйтелә.
Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре тарафыннан "Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында 2019 елның 22 апреленнән өйгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәребезнең йорт яны территорияләрен, йорт эчендәге эшләрне башкару һәм ишегалды корылмаларын ремонтлау буенча эш алып барыла.