2023 елның 21 апрелендә төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенең вакытыннан алда тапшыру чоры башланды (ГИА-9)
Имтиханнарга 182 катнашучы гариза биргән: 114 кеше 5906 нчы номерлы (Казанның 6 нчы гимназиясе), 64 кеше 2601 нче ПЭ тапшыралар (Яр Чаллы шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 37 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе). Бу уку елының 5 чыгарылыш сыйныф укучысы, узган елның 149 чыгарылыш сыйныф укучысы, көллиятләрнең 28 студенты имтихан бирәләр
"Ростелеком" 20 марттан 10 апрельгә кадәр уза торган Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) вакытыннан алда тапшыру өчен барлык аудиторияләрне видеокүзәтү системасы белән җиһазландырды. Һәр бинада кимендә ике видеокүзәтү камерасы урнаштырылган , барлыгы 300 пунктта 10 меңнән артык җайланма (ППЭ)