Гражданнарның шәхси архив документлары аларның шәхси тормышы аша дөньяда барган күп кенә вакыйгаларны һәм фактларны күрергә мөмкинлек бирә торган кыйммәтле тарихи чыганак булып тора. Шәхси архивлар аркылы тарихта профессиональ, иҗтимагый, иҗади яки үзләрен башка мөнәсәбәттә актив күрсәткән кешеләр турында истәлек саклана.
Архивтан хәбәрләр
Архивтан хәбәрләр
Архивтан хәбәрләр
Архивтан хәбәрләр
Архивтан хәбәрләр
Архивтан хәбәрләр
Архивтан хәбәрләр
Архивтан хәбәрләр
5 нче октябрь көнне муниципаль архив җитәкчесе Рүзилә Ильясова, гомумрәсәй мәгариф профсоюзы Татарстан Республикасы оешмасының Балтач бүлеге җитәкчесе Резида Гаязова һәм Сосна авылының “аяклы энциклопедиясе”, үз авылы тарихын, аның кешеләре язмышын өйрәнүгә күп хезмәт куйган Фәридә Гатауллина бүгенге көндә Казан каласында яшәүче, төп чыгышлары белән Сосна авылыннан булып, тырыш хезмәтләре белән республикабызда һәм дөнья күләмендә танылган, үрнәк тормыш юлы узган мөхтәрәм якташларыбыз Мөхәммәт, Сәлмә һәм Әхмәт Мазһаровлар гаиләсендә булып, Мөхәммәт әфәндененең гаилә тарихын видеоязмага яздырып кайттылар.