Кече Кибәче авылында К.Маркс урамында 7 иске агач электр баганасы бетон баганаларга алмаштырылды. Эшне Саба РЭС электриклары башкарды.
Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау дәвам итә. Бүгенге көндә төтен юлларын һәм вентканалларны ремонтлау эшләре бара. "Мелиорация-Сервис"ҖЧҖ подряд оешмасы.
Саба районың авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Юлбат авылында бюджетта эшләүче белгеч өчен чираттагы йорт төзелеше дәвам итә.
Объектта бизәү эшләре, брекчиядән идәннәр ясау, электромонтаж эшләре һәм инженерлык челтәрләрен монтажлау эшләре бара. Тәрәзә һәм ишекләрне, шулай ук керүне төзү эшләре башланды. Үтәү проценты-68. "РемонтСтройСервис"ҖЧҖ подряд оешмасы.
Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә "Бәләкәч" паркы төзелә башлады. Объектта территорияне чистарту, нигезне планлаштыру эшләре алып барыла. Тышкы су белән тәэмин итү һәм канализация челтәрләрен урнаштыру, бәдрәф модулен төзү."Акварэй "СК"ҖЧҖ подряд оешмасы
Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселогында һәм Шәмәрдән авылында "авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы буенча йортлар төзелә. Программа авыл халкын һәркем сатып ала алырлык һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктура булдыруны һәм үстерүне күздә тота. Әлеге программа буенча агымдагы елда Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә - 56, Шәмәрдән авылында - 2 һәм Евлаштау авылында-1 йортлар төзү планлаштырылган.
Байлар Сабасында Индустриаль паркның II этабын төзү дәвам итә. Бүгенге көндә су белән тәэмин итүнең тышкы челтәрләрен, яңгыр канализациясен, электр һәм газ белән тәэмин итүне төзү эшләре башкарыла. Юл салына. үтәлеш -19%. "Мегаватт"ҖЧҖ подряд оешмасы.
Бүгенге көндә объектта керү төркемнәре урнаштырыла, эчке эшләр башкарыла, инженер системалары монтажлана, аз агымлы системалар монтажлана, лифт җиһазлары урнаштырыла, территория төзекләндерелә. Төзелеш-монтаж эшләре 91% ка тәмамланган. "Алтын Групп" ҖЧҖ подряд оешмасы.
Саба муниципаль районы Кызыл-Мишә авылы Ленин, Татарстан, Г.Тукай урамнарына МДФ программасы нигезендә каты өслекле юл җәю эшләре башкарыла. Эшне “МДСУ Балтач” ҖЧҖ башкара.
"Татализинг" ТР ДУП генераль директоры урынбасары И.Н.Насыйров катнашында киңәшмә узды. киңәшмә барышында Байлар Сабасы шәһәр тибындагы индустриаль паркның икенче этабы һәм Шәмәрдән авылындагы "Рост" лицее бинасына капиталь ремонт каралды.