Шәмәрдән авыл җирлегендә чистарту корылмасы төзелеше дәвам итә. Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н.Миннеханов катнашында чираттагы күчмә киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән авылында "Графит" ҖЧҖ подряд оешмасы тарафыннан биологик чистарту корылмалары төзелә. Объект Россия Федерациясенең «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» Дәүләт программасының «Авыл территорияләренең хәзерге күренеше» ведомство проекты буенча гамәлгә ашырыла.