14 мартта «Дөньяда ак барсны өйрәнү һәм саклау. Көчләрне берләштерү» халыкара конференциясендә Казанда Алтай Республикасында «Снежный барс» фәнни үзәге объектлары базасында уртак фәнни программаларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге өчен ак барсларны өйрәнү, яклау һәм аларның популяциясен арттыру өлкәсендә мәгариф һәм фәнни-техник өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Бүген Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм «Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге» федераль тикшеренү үзәге арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
Бүген Истанбулда Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм «Konermak iç ve dış ticaret ltd Şti» Төркия компаниясе генераль директоры Мустафа Озкылыч Татарстан агросәнәгать комплексы өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруда үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.