ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстанның индустриаль мөмкинлекләрен өйрәнү – Испания делегациясенең Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына булган визитының төп максаты. Делегация составында төбәк президенты, Гонзало шәһәре мэры Дуран Эрмидо җитәкчелегендә Испаниянең Вилья Нова де Аурса шәһәре мэриясе вәкилләре катнаша.

Очрашуны министр урынбасары Герман Лернер үткәрде, Татарстанның сәүдә-икътисадый үзенчәлекләре, шулай ук республиканың алдынгы сәнәгать предприятиеләре турында сөйләде.

Очрашуда яклар, нигездә, машина төзелеше һәм нефть эшкәртү тармагында хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында сөйләште, "КАМАЗ" ГАҖ продукциясенә аерым кызыксыну белдерелде.


31
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Россия һәм Белоруссия массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары, шулай ук Берлек дәүләтенең массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. 

22 журналисттан торган делегация Татарстанга "Беларусия Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында икътисадый һәм мәдәни хезмәттәшлек перспективалары" темасына дүрт көнлек пресс-тур кысаларында килгән.

Министр республиканың нефть чыгару, нефть химиясе, машина төзелеше, электр энергетикасы, азык-төлек, җиңел һәм агач эшкәртү сәнәгатен билгели торган сәнәгать профиле турында сөйләде. Шулай ук мәдәният өлкәсендәге уртак проектлар турында сөйләде.

Беларусия Республикасы безнең республиканың иң эре экспортерлары исемлегендә 4 нче урында тора, ул Татарстан Республикасының стратегик партнерларының берсе булып тора.

2004 елның 23нче июнендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Беларусия Республикасы Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды, әлеге документ нигезендә чаралар планы гамәлгә ашырылачак.

Әлеге план һәр 4 ел саен яңартыла.

2018нче елда Татарстан Республикасы һәм Беларусия Республикасы арасында тышкы сәүдә әйләнеше, 2017 ел белән чагыштырганда, 14% артып, 1,19 млрд. тәшкил иткән.

Беларусия Республикасы Татарстан Республикасының иң эре сәүдә партнерларының берсе булып тора: Белоруссиягә экспортка Татарстан экспортының 6,5% туры килә, импортка – 5,1%. 

Беларусия Республикасына Татарстан Республикасы экспортының нигезе булып ягулык, нефть һәм аларны кудыру продуктлары тора, бу Татарстан Республикасының барлык экспортының 60%ын тәшкил итә.

Хәзерге вакытта Беларусия Республикасында "Татнефть" компаниясенең 18 автозаправка станциясе эшли. "Татнефть" ГАҖ төркеме предприятиеләренең Беларусия Республикасына нефть һәм продукция китерү күләмен арттыру өлешендә актив эш алып барыла.


22
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасына эш визиты белән Бавария Федераль җире (Германия Федератив Республикасы) делегациясе килде. Татарстан Республикасына эш сәфәре Бавария белән Россия арасындагы икътисадый элемтәләрне үстерү максатларында узды. Делегацияне Бавариянең икътисад, төбәк үсеше һәм энергетика министры – Бавария Премьер-министры урынбасары Хьюберт Айвангер җитәкләде.

Германия делегациясе составына сәнәгатьнең төрле тармакларыннан 20дән артык алман компаниясе вәкилләре кергән.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, республикада алдынгы Бавария предприятиеләре офислары бар: Siemens AG, Linde AG, KUKA, алар республика предприятиеләре белән уңышлы хезмәттәшлек итә. 2019 елның беренче яртыеллыгында Татарстанның Германия белән тышкы сәүдә әйләнеше 774,2 млн АКШ доллары тәшкил иткән.

Бавариянең эшлекле даирәләре, катлаулы икътисадый һәм сәяси кысалы шартларга карамастан, тотрыклы уңай динамиканы һәм ике яклы хезмәттәшлекнең яхшы потенциалын билгеләп үтә.

Айвангер әфәнде сүзләренә караганда, Германия хәзер сәнәгатьнең кайбер тармакларын трансформацияләү этабында. Аерым алганда, автомобиль сәнәгатендә технологияләрне нинди юнәлештә үстерү мәсьәләсе тора. Эчке яну двигательләрен, газ ягулыгы, аккумулятор туплагычлар яки атом энергиясен кулланыргамы, кайсы яхшырак булыр дигән сорауга җавап эзләү өчен экспертларның дебатлары уза. Шулай ук, ул билгеләп узганча, Бавариядә күмер кулланудан актив баш тартканнар, "яшел энергия чыганаклары"н үстерәләр, шул ук вакытта җылылык энергиясен күбрәк җитештергәндә энергия чыгымнарын ничек киметергә кирәк, дигән мәсьәләне дә хәл итәләр.

Шулай ук форумда Татарстанның инвестиция-сәнәгать потенциалы презентацияләнде, "Риэль Инжиниринг" ҖЧҖ компаниясеннән алман партнерлары белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе турында сөйләнде һәм Бавария делегациясе әгъзалары чыгыш ясады.

"Татар-информ" фотоматериаллары кулланылды


18
октябрь, 2019 ел
җомга

Үзбәкстан сәнәгатьчеләре делегациясе резин техникасы эшләнмәләре заводы директоры Гуломжон Ибраһимов җитәкчелегендәге делегация Татарстанга визит белән килде. Визитның төп максаты – газ-мотор техникасы, авыл хуҗалыгы һәм башка уртак проектлар өлкәсендә ике яклы хезмәттәшлекне киңәйтү.

Аерым алганда, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган киңәшмәдә Үзбәкстан ягы вәкилләре республиканың газ-мотор ягулыгы базарын үстерү программасында катнашу белән кызыксынды.

Очрашуда "Global Gaz Montaj" ҖЧҖ (Үзбәкстан) генераль директоры Баһадир Мирзакәримов Үзбәкстанда гына түгел, Казакъстанда да проектларны тормышка ашыруда компания тәҗрибәсе турында сөйләде.

Киңәшмәдә шулай ук "Газпром-газ-мотор ягулыгы", "Раритэк", "Яшел Үзән заводы" предприятиеләре вәкилләре катнашты. "Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" ААҖ һәм Үзбәкстаннан килгән белгечләр компетенциясендә кызыксынучы Татарстан предприятиеләре – АЗС операторлары катнашты.

Киләчәккә Үзбәкстанның газ-мотор базары структурасын җентекләп өйрәнү максатыннан Татарстан предприятиеләре вәкилләре белән делегация визитлары планлаштырылган.


15
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

"Татнефть" компаниясе "Фән һәм инновацияләр" халыкара форумы кысаларында "Студент күзлегеннән бизнес" хакатонын оештыра.

Форумда катнашу өчен техник вузларның 3-4 курс студентлары һәм магистрлары чакырыла.

Хакатон 2019 елның 18 октябрендә компаниянең Әлмәттәге "Юность" җәйге савыктыру лагере базасында узачак. Анда катнашучыларга өч юнәлеш буенча – "Разведка һәм чыгару", "Нефть-газ эшкәртү", "Шиннар комплексы" технологик чакырулар нигезендә җитештерү кейслары тәкъдим ителәчәк.

Хакатон нәтиҗәләре буенча иң яхшы 7 студент "Татнефть" компаниясенең технологик үсеш үзәгендә түләүле стажировка узу мөмкинлеген алачак.

Хакатонда катнашу өчен гаризаны әлеге электрон почта аша бирергә мөмкин: BakeevRN@tatneft.ru.

Өстәмә

*Хакатон (ингл. hackathon, hackер (к.хакер) һәм marathon — марафон) — эшләүчеләр форумы, анда вакытта программа белән тәэмин итү буенча төрле өлкә белгечләре (программистлар, дизайнерлар, менеджерлар) нинди дә булса проблеманы билгеле бер вакыт эчендә бергәләп хәл итә. Гадәттә, хакатоннар бер көннән бер атнага кадәр сузыла.

"Татнефть" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча


3
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген IX Петербург халыкара газ форумы кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм "Газпром" ГАҖ арасында "Татарстан Республикасында табигый газны сыекландыру комплексын төзү" һәм "Татарстан Республикасында криоген автотәэмин итү станцияләре челтәрен төзү" дигән инвестиция проектларын гамәлгә ашыру буенча чаралар планына ("юл картасы"на) кул кую республика өчен мөһим вакыйга булды. 

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гафаров һәм "Газпром" ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары Виталий Маркелов катнашты. 

"Юл картасы" Татарстан Республикасы территориясендә табигый газны сыекландыру комплексын һәм КриоАЗС челтәрен төзүне күздә тота.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 7 июнендә Петербург халыкара икътисадый форумы-2019 кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм "Газпром" ГАҖ арасында әлеге инвестиция проектларын гамәлгә ашыру буенча килешү имзаланган иде.


1
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Татарстанның сәнәгать делегациясе эш визиты белән Беларуссиягә килде.

Көннең беренче яртысында Альберт Кәримов җитәкчелегендәге делегация Минск автомобиль заводында булды. Кунаклар өчен зур йөк автомобильләре, шулай ук автобус, троллейбус һәм тагылма техника җитештерүче автомобиль төзелеше компаниясен "МАЗ" ААҖ генераль директоры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Сергей Шуляк тәкъдир итте, шуннан соң техниканың яңа үрнәкләрен карап чыктылар.

Татарстан Республикасы һәм Беларуссия Республикасының хезмәттәшлек итү буенча эш төркеменең җиденче утырышында яклар ике яклы сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек һәм төбәкләр арасындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча 2017-2020 елларга чаралар планын үтәү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Фикер алышуда машина төзелеше өлкәсендә сәнәгать кооперациясен үстерүгә, нефть химиясе өлкәсендә, республиканың агросәнәгать комплексы өчен авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәттәшлеккә, шулай ук фән һәм инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирелде.

Нәтиҗәләр буенча Беларуссиянең Милли фәннәр академиясе белән Татарстан Фәннәр академиясе, шулай ук Белоруссия дәүләт информатика һәм радиоэлектроника университеты белән Казан (Идел буе) федераль университеты арасында хезмәттәшлек турында беркетмә документлары һәм килешүләр имзаланды.

Визит ахырында делегация "Great Stone" Кытай-Белоруссия индустриаль паркында булды.


30
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстаннан киңәйтелгән делегациянең Белоруссиягә булган визиты һәм 7нче уртак эшче төркем утырышы алдыннан Татарстан вәкилләре Беларуссиянең берничә предприятиесендә булдылар, анда хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Визитның беренче көнендә министр урынбасары Илдар Мингалиев җитәкчелегендәге делегация "ММЗ" АҖ, "МТЗ" АҖ, Амкодор, БелАЗ һ.б. кебек машина төзелеше предприятиеләрендә булды.

Фикер алышу өчен сыекландырылган табигый газда эшли торган техниканы уртак эшләү һәм гамәлгә кертү перспективалары, республикада торак-коммуналь хуҗалык ихтыяҗлары өчен аз габаритлы коммуналь техниканы җыю производствосын оештыру мәсьәләсе, белорус техникасында Алабуга аккумуляторларын куллану һәм башка мәсьәләләр каралды.


11
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖ территориясендә "Тайфун" исеме белән 22800 проектының кече ракета корабы корпусына нигез салу тантанасы булды. Тантанада Россия Хәрби диңгез флотының баш җитәкчесе Николай Евменов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Чара 17-нче номерлы цехның завод мәйданында узды. Трибуна артына вертикаль киль һәм төптән тышлый торган беренче табакларны салып куйганнар, ә трибуна алдына – "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖ, "Ак Барс" холдинг компаниясе" АҖ, "Ак Барс" суднолар төзү корпорациясе" АҖ, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы флаглары һәм Андреев флагы. Флагштоклар буйлап 75487 хәрби частенең танылган төркеме вәкилләре парад формасында басып тора иде.  

Традиция буенча тантана Россия флоты өчен кораблар төзү һәм тапшыруга зур өлеш керткән завод хезмәткәрләрен бүләкләү белән тәмамланды.


10
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

"СОЛЛЕРС" ГАҖ һәм Ford Motor Company – "Форд Соллерс Алабуга" уртак предприятиесе – "Алабуга" махсус икътисадый зонасындагы компания заводында яңартылган Ford Transit җитештерелә башлавы турында хәбәр итә. Беренче автомобильләр конвейердан төшкән һәм рәсми клиентларга Transit-үзәкләргә озатылган.

Яңартылган Ford Transit бөтен өстенлекләрен саклап калган һәм утыргычлары яңартылган, экстерьер детальләре төсләр палитрасына күмелгән һәм салоны бизәкләндерелгән. Шулай ук кузов конструкциясе, ишекләрдәге йозаклары модернизацияләнгән, бу исә кузовның өстәмә куәтләнүенә китергән.

Ford Transit – чит ил брендлары арасында коммерцияле автомобильләр сегментында Россия базары лидеры. Гыйнвар-август айларында модельләрне сату дәрәҗәсе 7% арткан һәм узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7 267 берәмлек тәшкил иткән. Август аенда барлыгы 1 237 автомобиль сатылган.

Исегезгә төшерәбез, Ford Transit заводта 2015 елның апреленнән башлап, эретеп ябыштырып һәм буяп, тулы цикл технологиясе буенча җитештерелә.

Ford Sollers матбугат хезмәте материаллары буенча


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International