ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәне Лариса Отставнованы 93 яше тулу белән котладылар. 


16
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Россиядә Гаилә елы азагында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре ата-аналар һәм балалар белән мастер-класс үткәрделәр.


13
декабрь, 2024 ел
җомга

Шушы көннәрдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Регина Фомина социаль хезмәт алучылар өчен «Гаилә псикретлары» дигән социаль уен уздырды. Чара Россиядә Гаилә елына багышланган.

2023 елның 22 ноябрендә РФ Президенты Владимир Путин 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителүе турында Указга кул куйды. Гаилә елында традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга да аерым игътибар бирелә.

Быел Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы консультанты Эльвира Салихованың әти-әнисе алтын туйларын билгеләп үттеләр. Салиховлар Илгиз Латыйп улы һәм Дамира Абдулла кызы 1972 елда Чаллы шәһәрендә танышалар һәм 1974 елда гаилә корып җибәрәләр.  

Тэги: Россиядә Гаилә елы

12
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Гаилә традицияләре гаиләне ныгытуда мөһим роль уйный. Бу йортның рухи атмосферасын тудыра, буыннан-буынга тапшырыла торган гомуми тормыш кыйммәтләрен формалаштыра. Ә Яңа ел гаилә традицияләренә тылсым, тормышта уңай үзгәрешләргә ышаныч өсти.


5
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

3 декабрьдә Казанның «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар декадасы һәм Россиядә Гаилә елын тәмамлау кысаларында «Бәхет белән уртаклашыгыз!» чарасы узды. Чарада шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова һәм ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева катнашты.

Россиядә Гаилә елы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар декадасына багышланган шашка һәм дарст буенча турнир узды. Чара сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатыннан үткәрелде.


4
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Россиядә Гаилә елы кысаларында Казанда халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Совет районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тарафыннан җаваплы ата-аналыкны, гаилә мөнәсәбәтләрен үстерүгә юнәлдерелгән «Бәхетле гаилә әлифбасы» программасы гамәлгә ашырыла.


3
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

3 декабрьдә Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Россиядә Гаилә елы уңаеннан Яңа ел уенчыклары ясау буенча мавыктыргыч мастер-класс булды. Бу вакыйга социаль хезмәт алучылар өчен чын бәйрәмгә әверелде.


29
ноябрь, 2024 ел
җомга

Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фондыннан грант ярдәме алган 2024–2025 елларга балалар иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында эшчәнлеген дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International