Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ачык гаилә / ата-аналар көне узды. Чара инвалид балаларның ата-аналары өчен мәгариф һәм мәдәният идарәсе белгечләре белән берлектә оештырылды.
Россиядә Гаилә елы кысаларында Татарстанның Буа районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Бәхетле гаиләнең гади серләре» рубрикасын оештырды. Үзәк белгечләре мәхәббәт һәм тырышлык, гаилә бәхете үрнәге булган күпбалалы гаиләләрнең тарихлары белән уртаклашалар.
Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында айның һәр соңгы сишәмбесендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен барлык тернәкләндерү үзәкләрендә һәм инвалидларны тернәкләндерү үзәкләрендә ачык гаилә / ата-аналар көннәре үткәрелә.
Бүген Яшел Үзән муниципаль районындагы «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә үзәк район хастаханәсе вәкиле катнашында ачык ата-аналар көне узды.
2024 елның май–июль айларында Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм яшь волонтерлар «Балалар – балаларга. Гаиләгә рәхим итегез» дигән акциядә катнашалар. Проект илнең барлык төбәкләрендә 15 майдан 31 июльгә кадәр узачак. Ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган.
28 майда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә инвалид балаларның ата-аналары һәм законлы вәкилләре өчен ачык ишекләр көне узды.
Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Гүзәл Минһаҗева «Бәхетле гаилә әлифбасы» клубында «Бәхетле гаилә ресурслары» темасына тренинг дәресен үткәрде.
Бүген Экология министрлыгы хезмәткәрләре балалар белән бергә Йошкар-Олада экскурсиядә булдылар. Мари Республикасы башкаласы буйлап сәяхәт шәһәр символы Йошкин мәчесе белән танышудан башланды.
Кичә Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Гаилә альбомына күз сал» проектының чаралар циклы дәвам итте. Моның сәбәбе – социаль хезмәтләр алучы Нина Майорованың 85 яшьлек юбилее.
22 майда Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм «көмеш» волонтерлар «Гаилә – тормышның тылсымлы символы» дигән акция уздырды.