Алдынгылар хәрәкәтенең Беренчел бүлекчәләре бәйгесенең нәтиҗәләре белән таныштырыр вакыт килеп җитте. Бәйгенең гомуми нәтиҗәләре буенча, 1, 2 һәм 3 урыннарны яулаган барлыгы - 2 мең җиңүче ачыкланды.Барлыгы 13422 гариза бирелгән-бәйгедә хәрәкәтнең 120 000 нән артык укучысы катнашкан.
21 нче август көнне Сабаның үзәк мәйданында Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган «Флаг белән горурланам» патриотик акциясе үткәрелде. «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары җирлектә яшәүчеләргә Рәсәй флагы төсләре төшерелгән символик тасмалар тапшырдылар. Катнашучылар бәйрәмнең тарихы, Рәсәй флагы төсләренең әһәмиятләре белән таныштылар. Мондый төрдәге чаралар ватанпәрвәрлек хисен, үз илең өчен горурлык һәм аның тарихына ихтирамны ныгытырга тагын да ярдәм итәләр.
Дәүләт символикасында дәүләт һәм халык тарихы, аның традицияләре һәм менталитеты чагыла. Ул барлык гражданнарны үз илен көчле һәм ныклы держава итү максатларында берләштерә, дәүләт идеяләрен һәм принципларын чагылдыра.
12 июльдә Сабаның «Олимп» стадионында «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары өчен үз-үзеңне саклау һәм физик үсеш күнекмәләре буенча кызыклы һәм файдалы мастер-класс узды.
19 июнь көнне районыбызга «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстан республикасы регональ бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов килде.
14 июнь көнне Балалар иҗат үзәгендә «Алдынгылар хәрәкәте»нең «Без - Рәсәй гражданнары» проекты кысаларында, Рәсәй Федерациясе паспортларын тапшыру тантанасы узды.
12 июнь көнне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республиканың төрле районнарыннан 30 дан артык «Алдынгылар хәрәкәте» активистларына Рәсәй гражданы паспортларын тапшырды. Әлеге чара Казан Кремлендә «Без – Рәсәй гражданнары» проекты кысаларында узды.
10-12 июньдә Казан шәһәренең «Патриот» үзәге базасында «Зарница 2.0» хәрби-патриотик уенының республика финалы узды. Финалга урта һәм өлкән яшьтәге 14 команда чыкты.
Региональ этап бәйгеләре төрле кызыклы вакыйгалар һәм сынауларга бай булды. Нәтиҗәдә, К.С. Байкиев исемендәге Икшермә кадет мәктәп-интернатының «Патриот 116» командасы икенче урын яулады.
Зарница – ул гади генә хәрби-патриотик уен түгел, ә команда рухын, патриотизм хисләрен тәрбияләүче, яшь буынга гамәли күнекмәләр бирүче чара булып тора.
22 майда Саба урта мәктәбе базасында Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте активистларының II муниципаль слеты узды. Анда Саба районының төрле мәктәпләреннән 150дән артык кеше катнашты.
13 май көнне, К.С. Байкиев исемендәге Икшермә кадет мәктәп-интернаты базасында «Зарница 2.0»хәрби-патриотик уенның зона этабы узды. Биредә муниципаль этапларда җиңүче иң яхшы командалар җыелды.
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 1 | 2 |
3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 |
10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 |
17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 |
24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
31 | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 |