Элегрәк Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Лениногорск районының Писмән авыл җирлегендә каты көнкүреш калдыклары полигоны янында санкцияләнмәгән ике чүплек тапкан иде.
Халык автомобиль шиннарыннан рөхсәт ителмәгән чүплек турында мөрәҗәгать иткәннән соң, Кама буе идарәсе инспекторлары Чаллыга Никита Кайманов урамына урынга чыктылар. Территорияне карау барышында хокук бозу факты расланды, чүплек Шилнә елгасының су саклау зонасында табылды.
Алексеевск районының Биләр авылында экологлар биналарны җимерүдән һәм сүтүдән калган кирпеч һәм башка чүп-чар белән түшәлгән юлны ачыкладылар.