Балтач районында «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны район үзәк хастаханәсенә илтү дәвам итә. Вакытында диспансерлаштыру узу сәламәтлек проблемаларын вакытында ачыкларга һәм дәвалауны башларга ярдәм итә. Бу эшнең нәтиҗәсе – өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү һәм аларның актив озак гомерлелеге өчен шартлар тудыру.
Карау мәктәбе – «Гаилә» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә кертелә торган озак вакытлы карау системасының социаль сервисларының берсе. Технология һәркемгә якыннарын һәм социаль хезмәтләр алучыларны дөрес карарга өйрәнергә, техник тернәкләндерү чараларын кулланырга, каты авырган кешеләрне карау буенча практик күнекмәләр алырга мөмкинлек бирә.
Халыкара гаиләләр көне һәм «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында Теләче муниципаль районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Гаиләдән кыйммәтрәк нәрсә булырга мөмкин?» дигән чара үткәрде. Чарада социаль хезмәтләр алучылар – МХОда катнашучыларның гаилә әгъзалары катнашты.
Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә укулар дәвам итә. Чаралар «Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты буенча төзелгән озак вакытлы тәрбия системасы кысаларында уздырыла.
15 майда без иң матур бәйрәмнәрнең берсен – Халыкара гаиләләр көнен билгеләп үтәбез. Гаилә, тугрылык, туганнарың турында кайгырту һәм якыннарыңа ярдәм итү – һәр кешенең тормышында төп кыйммәтләр. Гаиләдә буыннан-буынга мәдәни традицияләр тапшырыла, әхлакый һәм рухи кыйммәтләр формалаша.
13 майда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгече өлкән буын кешеләре арасында яңа танышулар булдыру максатыннан «Бию сәламәтлеккә юл буларак» дигән темага бию кичәсе үткәрде. Чара «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында оештырылды.
«Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында, өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасы буенча, Казанның Мәскәү районындагы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль хезмәткәрләре социаль-тернәкләндерү чараларын үткәргәндә «Уйларга, истә тотарга, яшәргә» социаль практикасын гамәлгә ашыруны дәвам итәләр.
«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында 6 майда Тәтеш районының социаль яклау бүлеге базасында ата-аналары алимент түләүдән баш тартучы балалары булган гаиләләргә чираттагы түләүсез юридик ярдәм көне оештырылды. Чарада суд приставлары хезмәте, халыкны эш белән тәэмин итү, социаль яклау үзәге белгечләре катнашты.
«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркемендә булган яшьләр чираттагы дәрес кысаларында яңа технология – тукымага сублимацион рәсем бастыру белән таныштылар. Бу «Тату гаилә» үзәге җитәкчесе Наталья Кудряшова ярдәмендә мөмкин булды.
Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Гаилә» милли проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә ашыру 2021 елның гыйнварыннан башланды. Бүген бу юнәлештә уңышлы эш үрнәкләре бар.