Россиядә 2 февральдә Сталинград сугышында совет гаскәрләре тарафыннан немец — фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне билгеләп үтелә. Ике йөз көн дәвам иткән бу сугыш хәлиткеч сугыш була, Бөек Ватан һәм Икенче бөтендөнья сугышлары барышында тамырдан борылыш башлануын тәэмин итә. 2 февраль көнне Чәбия-Чурчи авыл клубында"Сталинградка дан!» дигән мәгълүмати сәгать үткәрелде. Клуб мөдире 81 ел элек совет солдатларының Сталинград янында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүләре турында сөйләде. Сталинград сугышы илебезне гитлерчылардан азат итүнең башлангычы, Совет Армиясенең Җиңү маршында мөһим адым булды.Шулай ук ул Сталинград сугышының барышы, халкыбыз тарихындагы героик битләрнең берсе, каты сугышта фидакарьлек, көч, ихтыяр, батырлык күрсәткән кешеләрнең массакүләм батырлыгы белән таныштырды. Чарада «Сталинград батырлыгы» презентациясе дә күрсәтелде.
Кечкенәдән үк кешенең бөтен тормышы китап белән тыгыз бәйләнгән. Кызыксынып һәм яратып укый белә торган кеше-бәхетле кеше. Аны бик күп акыллы, яхшы күңелле һәм тугры дуслар чолгап ала. Бу дуслар-китаплар. Китап һәр кешегә хезмәттә булыша, ул кешеләрне бәладән коткара, тормышны танып белергә өйрәтә. Һәр китап, һәрбер әсәр нинди дә булса яңалык китерә, үзенчә дулкынландыра, тәрбияли.
30 январь көнне Чабья-Чурча авыл клубында Олы Нырты китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Китап киштәсе янында очрашу" дигән кичә үткәрелде. Китапханәче Хәсәнова Е.В. яңа китаплар, чарада катнашучыларның яраткан язучыларының басмалары, шулай ук онытылган кайбер китаплар турында сөйләде, аз билгеле, ләкин лаеклы әсәрләр укырга киңәш итте. Китап укырга яратучыларга патриотик тематикалы әсәрләр һәм тарихи романнар да тәкъдим ителде. Алар күңелләренә хуш килгән китапларны сайлый алдылар.
Шулай ук бу чарада Саба үзәкләштерелгән туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Хәсәнов М.М. та катнашты. Ул чарада катнашучыларны Чабья- Чурчи авылы тарихының авыл кешеләренә аз билгеле булган тарихи фактлары белән таныштырды.
Чарадан соң 80 нче еллар дискотекасы уздырылды
29 нчы ноябрь — Татарстан Республикасы флагы көне. 1991 елда бу көнне Татарстан Республикасы Югары Советы республиканың дәүләт символларының берсе булган заманча флагны раслады. Флагның авторы-Татарстан Республикасының халык рәссамы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тавил Хаҗиәхмәтов.
Татарстан флагы көне уңаеннан Чәбья-Чүрчи хезмәткәрләре Олы Нырты мәдәният йортында викторина элементлары белән үткәрелгән патриотик акциядә катнашты. Катнашучылар флагны булдыру һәм раслау тарихы белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Чарада катнашучылар Татарстан гимнын башкардылар