ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2026 ел
сишәмбе

13 февральдә Яр Чаллы шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркы базасында һәм 16 февральдә Лаеш техник-икътисадый техникумында Идел буе федераль округының интеллектуаль олимпиадасының төбәк этабы узды.

"ОНИКС" мәгариф үзәгендә, башлангыч сыйныф укытучылары өчен бик көтелгән кышкы методик фестиваль узды. Педагогик осталык бәйрәменә әйләнгән бу чара  балаларга һәм хезмәтенә мәхәббәте чиксез булган чын профессионалларны җыйды.

Фестивальдә катнашучыларның географиясе киң иде: Татарстанның төрле почмакларыннан килгән педагоглар белән беррәттән, күрше республикалар – Марий Эл һәм Башкортстаннан да укытучылар килде. Тверь, Киров һәм хәтта Тула өлкәләре кебек ерак төбәкләрдән килгән кунакларны күрү дә бик шатландырды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

17 нче февраль көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә музыка бүлеге укучылары өчен, Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Ватанның тугъры уллары",- дигән шигърият кичәсе үтте. Әлеге чараны фортепиано бүлеге укытучылары Хафизова Чулпан Фәнис кызы һәм Хаҗиева Зилә Зариф кызы үткәрде.
Шигърият кичәсендә махсус хәрби операцияда катнашучы солдатларга багышланган "Сугыш безгә үз канаты белән кагылды ...",- дип аталган шигырьләр җыентыгы тәкъдим ителде.
Шигырьне укучылар үзләре укыдылар. Җыентыкта тәгъдим ителгән шигырьләр- катлаулы һәм шул ук вакытта сугыштагы чынбарлыкны җанлы һәм эмоциональ чагылышы булып тора.
Ул Россия солдатларының патриотизмы, батырлыгы, ныклыгы белән сугарылган.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Татарстан мәктәпләрендә һәм көллиятләрендә 16-28 февральдә “Хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватаныбызны данлыйбыз!” дигән парламент дәресләре уза. 

"Туган җиргә кайткан кайтмаганнар," Хәтер китабы"на төренеп исемле халык иҗаты фестивале узды

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Агымдагы елның 1 февраленә Татарстан Республикасының дәүләт бурычы күләме 97 941,85 млн.сум тәшкил иткән (шул исәптән федераль бюджет кредитлары буенча йөкләмәләр – 90 122,36 млн. сум һәм Татарстан Республикасының дәүләт гарантияләре буенча йөкләмәләр – 7 819,49 млн. сум).

“Алабуга” махсус икътисади зонасы” АҖ хәбәр итүенчә, 17 февральдә 9:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Стахеевлар ур., 3 адресы буенча аварияне бетерү сәбәпле, салкын су белән тәэмин итү чикләнәчәк.

Эштә ГТО!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International