ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2026 ел
дүшәмбе

Бүген юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасы Чистай-Түбән Кама һәм Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт гомуми файдаланудагы региональ әһәмияткә ия автомобиль юлларында автобуслар һәм йөк транспорты хәрәкәтен чикләү кертелде.

Бүген Яр Чаллыда Яр Чаллы шәһәренең 400 еллыгын һәм беренче «КАМАЗ»автомобилен чыгаруга 50 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды.

Казан мәктәпләре, балалар бакчалары һәм югары уку йортлары дистанцион укуга күчә.

Яр Чаллыда шәһәрнең 400 еллыгын һәм беренче «КАМАЗ» автомобилен чыгаруга 50 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы булды.

Мичән авыл җирлегендә "Россия чаңгы юллары-2026"  Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы уздырылды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Күкчә авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре бөек шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган “Батырлыгы кайтты җыр булып” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрделәр. Очрашуда укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашуы турында кызыклы фактларны искә төшерделәр.

14 февраль көнне Баландыш авылы китапханәсендә татар халкының герой-шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан “Бар җырыңны илгә багышладың” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чарада балаларга Муса Җәлилнең балачагы, иҗаты, әсирлектә үзенең көрәштәшләре белән бергә фашизмга каршы ничек батырларча көрәшүләре турында сөйләнде. Шагыйрьнең йөрәккә үтеп кергән шигырьләре укылды. Аннары катнашучылар бергәләп Муса Җәлилгә багышланган презентацияне карадылар һәм викторина сорауларына актив җаваплар бирделәр. Әдәби сәгать күңелле һәм мәгънәле узды, балалар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән тагын да якыннан таныштылар.

13 февраль көнне, патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан, Иске Җөри авылы китапханәчеләре Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен «Җырым белән җиңдем дошманны» дип исемләнгән әдәби викторина үткәрделәр. Чара барышында катнашучылар күренекле шагыйрь һәм батыр патриот Муса Җәлилнең тормыш юлын, аның йөрәкләргә үтеп кергән әсәрләрен җылы хатирәләр белән искә төшерделәр. Балалар әдәби викторина сорауларына актив җавап биреп, китап күргәзмәсе белән танышып, шагыйрь иҗатына тирәнрәк төшенү мөмкинлеге алдылар. Чараның йомгаклау өлешендә балалар Муса Җәлилнең «Егет кеше», «Кызыл ромашка», «Сәгать» һәм «Күке» шигырьләрен җанлы һәм ихлас итеп укыдылар. Муса Җәлилнең иҗаты кешеләрне батырлыкка, Ватанга тугрылыкка, гаделлеккә һәм азатлык өчен көрәшергә өнди.

13 февральдә Арча шәһәрендә Теләче чаңгычылары командасы Ф.К. Гарәфиев истәлегенә багышланган чаңгы ярышларында катнашып.

 Шәхси зачетта призлы урыннарны яуладылар:

    2026 елның 15 февралендә «Балаларны – сәламәтләндерү белем бирү(профильле) үзәге» бадминтончылары командасы«Татарстанның бадминтон өметләре - 1 тур» сайлап алу этабында катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча призлы урыннар алдылар:

1 урын-ГыйләҗиеваМәдинә

2 урын – Гайнетдинова Райлә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International