ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Рус теле һәм әдәбияты декадасы кысаларында Каразирек мәктәбендә укучыларның «Тере классика» халыкара конкурсының мәктәп этабы узды.

 

Пенсия ташламасын рәсмиләштерү тагын да җиңелрәк: Мәскәүдә «Перекресток» һәм «Пятерочка» пилот кибетләрендә әлеге мөмкинлек тудырылган үз-үзеңә хезмәт күрсәтү кассалары барлыкка килде. Берничә атнадан хезмәт бөтен ил буйлап челтәрләрнең барлык кибетләрендә эшли башлаячак.

12 февраль көнне Эзмә мәдәният йортында «Мин Ватаным белән горурланам»дигән патриотик җырлар фестивале узды. Патриотик җырлар-Ватанга багышланган, үз җирләренә мәхәббәт белдерүче әсәрләр. Төрле вакытта ясалган мондый әсәрләр бик күп санда һәм жанр төрлелеген санарга мөмкин. Ватанпәрвәрлек, бурычка тугрылык, гражданлык, өлкәннәргә хөрмәт балачактан тәрбияләнергә һәм яшүсмер чакта аңлы рәвештә пропагандаларга кирәк. Якын кешеләргә, үз мәктәбенә, туган шәһәренә һәм туган илгә мәхәббәт баланың шәхесен булдыруда зур роль уйный.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

2026 елның 19 февраленнән 26 мартына кадәр вакыт аралыгында 11:58 дән 13:04 кә кадәр Татарстан өсте күгендә «язгы кояш интерференциясе» күзәтеләчәк. бу күренештә кояш нурлары эфир телевизион сигналын кабул итүгә комачаулык тудырачак,  Цифрлы эфир телевидениесен кулланучыларның күбесе сурәт сыйфатында үзгәрешләр күрми. Кайбер очракларда картинканың вакытлыча «туктап калуы», аның пиксельләргә таркалуы, тулысынча югалуы мөмкин.

Иске Урыссу авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре авыр тормыш шартларында калган балаларга һәм ата-аналарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән мәгълүмати-профилактик акция үткәрделәр.


 

Татарстан Республикасы җыелма командасы Санкт-Петербургта Йөзү буенча Россия Кубогында чыгышларын төгәлләде. Спортчы Әмир Хөсәенов 100 метрлы дистанциядә киртәләр аша йөзүдә Россиянең яңа рекордын куйды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтованың «Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты (Россия Юстиция министрлыгының РПА)» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесенең Казан институты (филиалы) җитәкчеләре белщн очрашты.

Болытлы. Төнлә бераз кар ява.

Иртән, көндез кар, юеш кар, кайбер районнарда көчле.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International