2026 елда медицина җайланмалары, җиһазлар кайтару һәм яңартылган корпус ачылу көтелә.
Иртә профориентация «Кадрлар» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына җавап бирә.
2026 нче елның 11 нче февралендә "Җәлил гимназиясе" нең 9 нчы сыйныфларында рус теленнән әңгәмә булып уза.
Россия Почтасы автопаркын КАМАЗ маркалы яңа автопоездлар белән тулыландырды.
Кама Тамагында район клиентлар хезмәте коллективының 2025 елга йомгак ясау һәм 2026 елга планнар билгеләү буенча йомгаклау киңәшмәсе булды
10 нчы февральдә 1нче санлы «Каенкай» балалар бакчасында «Ел тәрбиячесе — 2026» республика конкурсының зона этабы узды. Сарман районы данын яклап «Алёнушка» балалар бакчасы тәрбиячесе — Сәлимгәрәева Эльмира Фоат кызы чыгыш ясады. Конкурс программасы үз эченә өч сынауны алды, аларда Эльмира Фоат кызы үзенең педагогик осталыгын тулысынча күрсәтте: балалар белән кызыклы белем бирү шөгыле үткәрде, эшчәнлегенә үзанализ тәкъдим итте, әти-әниләр өчен файдалы чара оештырды. Без Эльмира Фоат кызының уңышлары белән горурланабыз һәм аңа иҗади үсеш һәм алга таба һөнәри җиңүләр телибез!
9 февраль көнне Тимершык урта мәктәбендә 8-11 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре, мәктәп директоры Карамов А.Р., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Биктимирова Э. Г., директор киңәшчесе Хантимирова А. М., педогогик оештыручы Гыйниятуллина И.И., хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау буенча "За пределом" фильмын карадылар.
Чакырылган кунаклар: Тимершык авыл җирлеге Башлыгы Хаҗиев А .Х. һәм полициянең өлкән участок уполномоченные – Россия эчке эшләр Министрлыгының Саба районы буенча бүлеге хезмәткәре полиция майоры Гатин Марат Мөрсәлим улы.
Хәзерге җәмгыять үсешендә билгеләнгән уңай тенденцияләргә карамастан, без дәүләтебезнең катлаулы күчеш чорында яшәвебезне аңлыйбыз һәм яшь буын вәкилләре катлаулы социаль-психологик ситуацияләргә һәрвакытта да әзер түгел, бу аларны деструктив һәм асоциаль характердагы күренешләргә китерә.
Чистай районында җирле Сукырлар җәмгыяте активистлары өчен танып-белү очрашуы узды. «Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре кунакларны махсус саклана торган территория тарихы белән таныштырдылар, аның экологик роле һәм сирәк төрләрне саклау өчен әһәмияте турында җентекләп сөйләделәр. Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән һәм тыюлык территориясендә үсә торган дару үсемлекләренә аерым игътибар бирелде.
ТР Экология министрлыгына Яр Чаллы шәһәрендә яшәүчеләрдән Николай Иванцов урамындагы 12 нче йорт янында урнашкан күлгә туфрак салу турында мөрәҗәгать килде.
10 февраль-Яңа Чишмә гимназиясендә ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре»республика конкурсының муниципаль этабы.