ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2026 ел
чәршәмбе

Күз алдыгызга китерегез: сез күпфатирлы йортның подвалына төшәсез, гадәттәге күренешне – юешлекне, чүп-чарны, бәлки, күлләвекләрне күрергә өметләнәсез. Ә моның урынына сез чын урман почмагына эләгәсез! Мүктән ясалган йомшак келәм, аның аша үтә торган абагалар... нәкъ менә шундый гадәти булмаган картинаны торак инспекторы һәм прокуратура хезмәткәре Казан шәһәренең Идел буе урамындагы 102 нче корпус 2 нче йортны уртак тикшерү вакытында тапкан.

7-8 февральдә Самарада брейкинг буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге булып узды. Ярышлар сезонның төп Эчке стартына – апрельдә Мәскәүдә узачак Россия чемпионаты һәм беренчелегенә сайлап алуның йомгаклау этабы булды.

Казанда Б. Рәмиев исемендәге IT-паркта тугыз номинация буенча «Фәнни алгарыш" премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды.

ТР Пространство белешмәләре фондында географик обьектларның атамаларын рус һәм татар телендә төгәлләштерү эшләре дәвам итә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының күчмә утырышы бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында узачак.

2026 елда Татарстан Республикасында дәүләт йөкләмәсе кысаларында 2,4 мең га мәйданда урман утыртмаларын урман патологиясе буенча тикшерү эшләре башкарылачак.

Укучыларны интеллектуаль үстерү һәм яшь талантларны инновацион эшчәнлеккә җәлеп итү бурычларын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанда Идел буе федераль округының интеллектуаль олимпиадасы узачак.

Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ел саен үткәрелә торган «Россия сәүдәсе»IX конкурсына гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International