Ноябрь бәйрәмнәре чорында пассажирларга уңайлы булсын өчен, иң кирәкле маршрутларда шәһәр яны поездларының составы арттырылды.
Ул шәһәр халкына уңайлы булсын өчен заманча якын килү – халыкка кирәкле мәгълүматны табу һәм шәһәр тормышы турында актуаль яңалыклар алу җиңелрәк булсын өчен булдырылган
Яр Чаллыда яңа мәктәп төзү планлаштырыла. Тиешле мәгълүмат дәүләт сатып алулары порталында чыкты.
Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Саба туган якны өйрәнү музеена социаль хезмәтләрдән файдаланучы өчен экскурсия оештырдылар. Музейда булып, алар үткәнне, бүгенге көнне күрделәр, районыбызның киләчәгенә сәяхәт кылдылар. Тарихыбыз белән яңа компьютер технологияләре, хәзерге заман күзлегеннән таныштылар.
1 ноябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче Кукмара һәм Саба районнары кунаклары өчен "Ябалакта кунакта" дигән театральләштерелгән тамаша үткәрде. Кунаклар әкият геройлары белән очраштылар,мини-зоопаркта булдылар, көзгә бүләкләр җыйдылар, төрле биремнәр башкардылар. Экскурсия көзнең төрле бүләкләре белән чәй эчү белән тәмамланды. Барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды һәм сәяхәттән бик канәгать калдылар.
Әлмәттә «Россия креатив атнасы – шәһәр» тәмамланды – бөтен ил экспертларыннан креатив индустрияләр буенча ике көн интенсив.
Күргәзмәләрдән һәм мастер – класслардан алып музыкаль кичәләргә һәм хәйрия концертына кадәр-тәгаен күңелсезләнергә туры килмәячәк!
"Онытылмаслык хәтер" дигән мәгълүмат сәгате.