«Гаилә» кибетендә Чистай территориаль органы хезмәткәре сатып алучылар өчен консультация пункты оештырган. Катнашучылар продукция җитешсезлекләрен ачыклаганда кулланучылар хокуклары, дәгъвалар бирү сроклары һәм төрле сыйфатлы товарларны кире кайтару тәртибе турында җентекле мәгълүмат алдылар. Барысына да кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормалары аңлатылган белешмәләр һәм буклетлар таратылды.
Дөбъяз авылында зур күләмле «Биектау масленицасы»бәйрәме узачак!
Казанда «Спорт у дома»шәһәр проектының кышкы сезоны старт ала. Хәзер шәһәрлеләр ачык һавада ел әйләнәсе күнегүләр ясый алачак, ишегалларында сәламәтлекләрен ныгыта алачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән йомгаклау утырышында бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Төп тема - «Агросәнәгать комплексының 2025 елгы эшенә йомгаклар һәм 2026 елга бурычлар турында» иде.
Казан автотранспорт техникумы студентларыннан имтихан
Арча территориаль органы хезмәткәрләре Арча районы сәүдә объектында халыкка мәгълүмат җиткерү өчен акция оештырдылар. Кулланучылар хокукларын яклау программасы кысаларында ведомство тарафыннан эшләнгән буклетлар тараттык. Материаллар мөһим киңәшләрне үз эченә ала һәм шулай ук татар телендә дә тәкъдим ителә, бу төбәктә яшәүчеләрнең барысына да мәгълүматны аңлаешлы итүне тәэмин итә. Мондый даими чаралар гражданнарның үзләренең кулланучылар хокукларын яклауда хәбәрдарлыгын һәм ышанычын арттырырга ярдәм итә.
Безнең балалар бакчасында 3-7 яшьлек балалар арасында " Мин, син, ул, ,без - бердәм ил!» дигән бәйге үтте. Оештырылган чара балаларда Ватанга, Россиянең күпмилләтле халкының гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән укыту-тәрбия процессының бер өлеше булып торды. Барлык балалар халыклар бердәмлегенә, илнең бердәмлегенә һәм милли горурлыкка багышланган шигъри әсәрләрне сәнгатьле итеп укыдылар. Конкурста җиңүчеләр һәм призерлар учреждение җитәкчелегеннән лаеклы дипломнар алдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Роман Некрасов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Казан Агро - 2026» махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе стендларын карадылар.
«Өлкәннәр өчен фитнес» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре хезмәт алучылар белән даими рәвештә дәресләр үткәрә.
Технологиянең максаты - фитнес алымнары һәм методикалар ярдәмендә социаль хезмәтләр алучы өлкәннәрнең һәм инвалидларның тормыш сыйфатын күтәрү.
Ел башыннан (11.02.2026) Татарстан Республикасы территориясендә 351 янгын теркәлгән