ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2025 ел
якшәмбе

Бу рубрика язмышлары илебез тарихы белән мәңгегә бәйләнгән геройларыбыз — Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышлана 

Көзге каникуллар вакытында 2025 елның 27 октябрендә Шәмәрдән балалар китапханәсендә «Рухият» клуб формированиесендә катнашучылар-«Рост» Шәмәрдән лицее укучылары белән «Подставка для телефона» мастер - классы булып узды. Катнашучылар илһамланып һәм пөхтә итеп ясадылар.

Арт-терапия кебек мастер-класслар тормышыбызны төрлеләндерергә, яңа сәләтләр ачарга, мәшәкатьләрдән арынырга мөмкинлек бирә.  Чарада катнашучылар барысы да үз куллары белән башкарылган эштән канәгать калдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба районы балалар китапханәсе проекты кысаларында 2025 елның 1 ноябрендә Шәмәрдән авыл китапханәләре китапханәчеләре «Читайка» клубы әгъзалары өчен «Әдәби аланда кунакта» әдәби сәгатен үткәрделәр. Балалар «Әдәби алан» проектының биремнәрен үтәделәр һәм җавапларны үз дәфтәрләренә яздылар. Чара барышында яңа китапларга күзәтү үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

1
ноябрь, 2025 ел
шимбә

Халыклар бердәмлеге көненә һәм ТР Конституциясенә багышланган «Минем халкым - минем горурлыгым» исемле бәйрәм концерты.

Согуд Гарәбстаны Патшалыгы башкаласы Эр-Риядта 2025 елның 26 октябреннән 1 ноябренә кадәр янгын сүндерү-коткару спорты буенча ир-атлар арасында XX дөнья чемпионаты һәм хатын-кызлар арасында XI дөнья чемпионаты узды. Шәһәрнең төп стадионында әлеге спорт төрендә иң яхшыларны билгеләү өчен дөньяның 14 иленнән 170 иң көчле спортчы җыелды.

Татар халкында гаилә һәм туганнар самовар янына җыелып, хәл белергә килгән кешегә беренче эш итеп самовар куялар иде. Ләкин хәзер никадәр генә яхшы булмасын, үткәннәрне онытырга ярамый. Чөнки сугыш чорында ашарга икмәк чутлы булган, ә өстәлдә самовар гөжләп торган.                                                                                                           24 октябрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Җырлы самовар” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Чарада самоварга багышлап шигырьләр укылды, самовар рәсемнәре ясалды, табышмаклар чишелде. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте, анда катнашучылар самоварның тарихы һәм татар халкының мәдәнияте турында сөйләшеп, бер-берсе белән аралаштылар.

24 октябрь көнне Теләче муниципаль районының балалар китапханәсендә Габдулла Тукай исемендәге махсус укучылар конкурсының район этабы узды. Конкурсның тулы исеме: XV Специальный конкурс чтецов имени Габдуллы Тукая «Пишут поэты победную песню, народную славу они обрели…» (Фатых Карим). Бу конкурс гражданлык һәм хәрби батырлыкка, шулай ук Ватанны саклаучылар елына һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган.

Теләче районы Балалар иҗат үзәгенең «Сюрприз» үрнәк  бию коллективының “Фантазия” төркеме  (җитәкчеләре Баева Зилэ Рафаил кызы, Касимова Ләйлә Ильмаз кызы, Гайнутдинова Радмилла Марат кызы) Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестиваль-конкурс лауреатларының Гала концертында катнаштылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International