ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2026 ел
дүшәмбе

«Эшмәкәрләр өчен Ачык ишекләр көнен»дә эшмәкәрләрне күрсәтелгән телефон номерлары буенча  алдан язылып кабул итү гамәлгә ашырылачак 

Аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән бераз кар ява.

Көндез башлыча явым-төшемсез.

Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.

Хөрмәтле Югары Ослан һәм якын-тирә авыл халкы!

Сишәмбе, 10 февральдә, 08:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Әхмәтшинда гражданнарны кабул итү гамәлдән чыгарыла.

2026 нче елның 2-4 нче февралендә рус телендә белем бирүче мәктәп укучылары арасында татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Безнең районнан анда Җәлил гимназиясенең 9 нчы  сыйныф укучысы Гәрәева Алия катнашты. Олимпиада нәтиҗәләре буенча Алия призер булды. Шакирова Эльмира Финус кызы әзерләде. Котлыйбыз!

4 февральдән 8 февральгә кадәр Чепецк авыл җирлегендә чаңгы ярышлары буенча Идел буе федераль округы чемпионаты узды. Хатын-кызлар эстафетасында Татарстан Республикасы командасы җиңеп чыкты.

Бүген Район мәдәният сараенда «Гаилә тарихында гасырлар авазы – Без тарихта эзлебез» нәсел фестиваленең муниципаль этабы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International