ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2026 ел
җомга

Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә патриотик очрашу узды. Кунакта «Тыныч күк йөзе телибез» хәйрия фонды җитәкчесе һәм махсус хәрби операция катнашучысы булды.

Көн саен торак инспекторлары идарәче оешмаларга, законнарны үтәү кирәклеген искәртеп, кисәтүләр ясыйлар. 2 февральдән 4 февральгә кадәр генә дә 55 шундый кисәтү бирелгән.

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2025 елдагы эшенә йомгак ясалды, 2026 елга бурычлар билгеләнде.

Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар ведомство эшчәнлегенә һәм Татарстан ССРның Дәүләт милкенә идарә итү буенча дәүләт комитеты төзелүгә 35 ел тулуга багышланган күргәзмә экспозициясе белән таныштылар.

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында 2026 елда урманнарны патрульләү мәсьәләләрен карадылар.

Бөтенроссия урманчылык һәм урман хуҗалыгын механикалаштыру фәнни-тикшеренү институты белгечләре урман корткычларына каршы көрәш өчен ике яңа технология эшли. 

Бүген, 6 февраль көнне Түбән Кама шәһәрендә «Үз тамырларыңны истә тотып яшәргә»дигән XlV Республика тикшеренү эшләре конференциясе үткәрелде. Конкурста Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Хәйретдинов Габдерәхим  "Бөек Ватан сугышы" номинациясендә llI дәрәҗә диплом белән бүләкләнде (җитәкчесе - Мөбарәкшина Ф.Г.). Алга таба да уңышлар телибез!

2026 елның 5 февралендә ТР Рәисе гранты кысаларында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен кулдан эшләнгән сабыннан флористика буенча «матурлык минем кулларда» мастер-классы узды.

6.02.2026 елга ашыгыч кисәтү

Алар «символ», «герб» сүзләренең мәгънәсенә төшенделәр. Республика гербында ни өчен нәкъ менә Ак Барс сурәтләнгән, герб ясалган төсләрнең нәрсә аңлатканын белделәр. Балалар Гербның һәр элементын карап чыктылар. Күргәзмәдә Татарстанның тарихы, мәдәнияте, истәлекле урыннары турында китаплар тәкъдим ителде.  Татарстан гербын кабул итү көне - республикабызның рәсми рәвештә билгеләнгән истәлекле даталарының берсе, 1992 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Югары Советы карары белән расланган. Татарстан Гербы барысы бергә бер сурәттә – көч, куәт, тарих һәм мәдәниятебезне гәүдәләндерә. Асылда кечкенә генә сурәткә бик күп мәгънә салынган. Биредә Татарстан флагының барлык төсләре – ак, яшел, кызыл төсләре чагылдырыла. Монда дәвамлылык рухы.

Муса Җәлил әнә шундыйларның берсе. Юк, ул исем генә түгел, ә тирән мәгънәле символ да. 3-15 февраль көннәрендә Айдар авыл китапханәсендә Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан, “Муса Җәлил- бөек халкым улы, гасырларга калсын гомер юлы” дип аталган күргәзмә эшли. Аның төп максаты – шагыйрь шәхесе, иҗаты һәм батырлыгы турында тулы мәгълүмат бирү. Күргәзмәгә  китапханә фондында булган- төрле жанрларда иҗат иткән әсәрләре, аның турында мәкаләләр, газета-журнал басмалары куелды.                                                                                    Муса Җәлил иҗатын яратучылар өчен күргәзмәдә тәкъдим ителгән шагыйрь иҗаты һәм тормыш юлы турындагы әдәбият кызыклы һәм файдалы булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International