Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Abdulmohsen Al-Rоssais & Sons компанияләр төркеме Директорлар советы рәисе Сәгад бин Габделмөхсин Әл Руссайс белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның Согуд Гарәбстаны Мәмләкәтенә эш сәфәре кысаларында узды.
Хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышынды.
Татарстанның 20гә якын предприятиесе үз продукциясен һәм хезмәтләрен «ИННОПРОМ. Согуд Гарәбстаны» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә тәкъдим итте. Нефть-газ химиясе һәм композит материаллардан алып цифрлы чишелешләргә кадәр төрле юнәлешләрдәге казанышлар һәм эшләнмәләр тәкъдир ителде.
Бүген Теләче авыл җирлегендә халык җыены узды. Халык белән очрашуда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Рәнис Фәйзуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Тимур Камалетдинов, Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фәтхуллин һәм башкалар катнашты.
8 февральгә Татарстан Республикасы территориясендә 228 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 40 кеше һәлак булган һәм 300 кеше яраланган. Гыйнвар аенда гына да 29 кеше һәлак булган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда аварияләр саны кимегән, ә һәлак булучылар саны арткан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов хәбәр итте.
7 февральдә Буа районының Иске театры бинасында Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин чыгыш ясады.
9 февральдә Казан Кремлендә сентябрь аенда узачак Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга әзерлек һәм аны уздыруга багышланган «Яшь сайлаучылар клублары» проектын ачу тантанасы булды.
Татарстанның торак инспекциясендә “АВАНГАРД” ИК” ҖЧҖнең күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензиянең гамәлдә булу вакытын озайту турында Карар кабул ителде.
Бүген иртән Казанның Беломорская урамындагы 71а күпфатирлы йортында 1нче һәм 2нче подъездлар арасында шифер түбә ишелде. Зыян күрүчеләр юк.
Буа районының Әлших балалар бакчасында Идел аръягы идарәсе инспекторларыннан экология дәресе үткәрелде.
Кама Тамагы үзәк хастаханәсендә "Ак халатлы Фарештәләр - Ангелы в белых халатах" фестивале кысаларында Ачык ишекләр көне узды.