2026 елның 10 февралендә "Йөрәгемне балаларга бирәм" конкурсының муниципаль этабы узды. Анда өстәмә белем бирүче сигез педагог катнашты. Жюри конкурсантларны ике номинация буенча бәяләде: "Визитная карточка" һәм "Өстәмә белем бирүдә балаларны укытуны һәм тәрбияләүне оештыруның яңа формалары" темасына мастер-класслар.
11 февральдә Эзмә мәдәният йортында "Кышкы спартакиада - 2026"ның беренче көне башланды. Бу ярышларны Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре ачты һәм музыкаль бизәде. Спорт уеннары программасына бүген өстәл теннисы, мас-рестлинг һәм аркан тарту буенча ярышлар кертелгән. Балалар һәм өлкәннәр ярышларда бик теләп катнаштылар. Соңыннан җиңүчеләргә кубок, медальләр, дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
11 февральдә ТР Иҗтимагый палатасының Мәдәният һәм массакүләм мәгълүмат чаралары мәсьәләләре буенча комиссиясенең беренче утырышы булды. Комиссия әгъзалары үз идеяләрен һәм тәкъдимнәрен сөйләп, 2026 елга эш планнары турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасында сугыш ветераннарының (инвалидларының) «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» Республика иҗтимагый оешмасы тарафыннан гамәлгә куелган Советлар Союзы Герое Г.Б. Сафиуллин исемендәге күчмә кубокка кадетлар арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча XVII Республика спартакиадасы уза.
10 февральдә, А.С. Пушкинны искә алу көнендә, Казан Кремлендәге Ислам мәдәнияте музеенда «Күк китабыннан күчереп алынган исемлек...» дигән күргәзмәнең тантаналы ачылышы узды. Бу уникаль проект бөек рус шагыйре Александр Пушкинның «Коръәнгә иярү» шигъри циклының беренче басылып чыгуына 200 ел тулу уңаеннан әзерләнгән.
ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев Республика балалар клиник хастаханәсе белгечләре командасының профессиональлеген югары бәяләде.
14 февраль көнне 14:00 сәгатьтә сезнең өчен, хөрмәтле лениногорскилылар, Мәдәният сараеның цифрлы кинозалында Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан «Кара Урман» нәфис фильмы күрсәтеләчәк.
Аязучан болытлы һава. Явым-төшем сизелерлек түгел.
Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, урыны белән җилнең тизлеге 15-20 м/с.
Министрлыкта юстиция министры Рөстәм Заһидуллин “Батырлар. Герои Татарстана” республика программасы җиңүчесе Рөстәм Нигъмәтҗанов белән очрашты.
Кама Аланы бистәсендә халык һәм идарәче компания арасында низаг купты. “Безнең йорт Кама Аланы” ИКнең хезмәткәрләре, камуфляж һәм битлек кигән кешеләр белән бергә, электр энергиясен сүндереп, биредә яшәүчеләрне бурычлы дип игълан иткәннәр.