ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2026 ел
чәршәмбе

10 февральдә, А.С. Пушкинны искә алу көнендә, Казан Кремлендәге Ислам мәдәнияте музеенда «Күк китабыннан күчереп алынган исемлек...» дигән күргәзмәнең тантаналы ачылышы узды. Бу уникаль проект бөек рус шагыйре Александр Пушкинның «Коръәнгә иярү» шигъри циклының беренче басылып чыгуына 200 ел тулу уңаеннан әзерләнгән.

ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев Республика балалар клиник хастаханәсе белгечләре командасының профессиональлеген югары бәяләде.

14 февраль көнне 14:00 сәгатьтә сезнең өчен, хөрмәтле лениногорскилылар, Мәдәният сараеның цифрлы кинозалында Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан «Кара Урман» нәфис фильмы күрсәтеләчәк. 

Аязучан болытлы һава. Явым-төшем сизелерлек түгел.

Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, урыны белән җилнең тизлеге 15-20 м/с.

Министрлыкта юстиция министры Рөстәм Заһидуллин “Батырлар. Герои Татарстана” республика программасы җиңүчесе Рөстәм Нигъмәтҗанов белән очрашты.

Кама Аланы бистәсендә халык һәм идарәче компания арасында низаг купты. “Безнең йорт Кама Аланы” ИКнең хезмәткәрләре, камуфляж һәм битлек кигән кешеләр белән бергә, электр энергиясен сүндереп, биредә яшәүчеләрне бурычлы дип игълан иткәннәр.

12 февральдән башлап Татарстан кинотеатрларында тулы метражлы «Кара урман» нәфис фильмын прокатка чыгару башлана. Татарстан кинематографистлары тарафыннан төшерелгән бу фильм тамашачыларны серле һәм мистик вакыйгаларга батыра.

Очрашуга ундүрт кеше килгән, алар арасында махсус хәрби операция ветераны һәм свода һәлак булган хәрби хезмәткәрнең хатыны булган - СВО катнашучысы бизнес оештыру буенча консультация алган, тол хатын җир бәясен хәл итүдә ярдәм сораган.

«Исток-Башлангыч» үзәгендә "Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен фин йөреше"социаль технологиясен гамәлгә ашыру дәвам итә. 

«Казан» Халыкара аэропорты территориясендә Габдулла Тукай поэмасыннан Шүрәленең унике төрле сәнгати интерпретациясенә багышланган күргәзмә ачылды. Инсталляция 1А терминалының беренче катында урнашкан. Күргәзмә аэропортта бөек татар шагыйренең тууына 140 ел тулуга багышланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International