ИК буе идарәсе инспекторлары Азнакай районының Манауз авылындагы «чишмә» балалар бакчасында булдылар. Экологлар «кыш көне хайваннар һәм кошлар»темасына әңгәмә үткәрделәр. Балалар анда салкыннар башлану белән хайваннар һәм кошлар тормышының ничек үзгәрүе турында белделәр.
«ИнКО» ҖЧҖ 2016 елда оешкан. Эшчәнлекнең төп төре-рафинирланмаган рапс мае сыгу, керамзит блоклар җитештерү. 2025 елда барлыгы 2 500 тонна рапс мае, 4 900 тонна рапс сыгынтысы, 368 000 данә керамзит блоклар җитештерелгән һәм сатылган. Рафинирланмаган рапс мае Татарстан чикләрендә генә түгел, Россия һәм чит илләрдә дә сатыла. Безнең җитештерү маен майлау-суыту чаралары (Камаз), көнкүреш химиясе (Нәфис Косметикс заводы), М12 автомагистрале өчен юл битум эмульсиясе («Битунова» ҖЧҖ) әзерләгәндә кулланалар.
Татарстанның Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Питрәч районының дүрт авылында яшәүчеләр белән очрашулар үткәрде. Товарларның сыйфаты, продукцияне кире кайтару һәм алмаштыру турындагы сорауларга җавап бирде. Җирле түрәләр өчен махсус семинар оештырганнар. Сәфәрләр популяр, чөнки гражданнар авылдан чыкмыйча гына консультация алалар.
Сак булыгыз, тубэдэн кар тошэ!
13 февраль көнне бөек рус мәсәлчесе Иван Андреевич Крыловның туган көне билгеләп үтелә.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Минзәләдә халыкка кулланучылар хокуклары турында мәгълүмат бирү өчен акция үткәрделәр. Чаралар сатып алучыларның һәм сатучыларның юридик грамоталылыгын арттыра, бизнес һәм клиентларның үзара хезмәттәшлеген яхшырта, кулланучылар хокукларын бозу санын киметә. Белгечләр кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча белешмәләр тараттылар һәм консультацияләр бирделәр.
«Лилия» балалар бакчасында Муса Җәлил иҗатына багышланган чара узды.
«Буа урманчылыгы» ТР ДКУ хезмәткәрләре, биш мәктәп урманчылыгы: Табар Черкене урта мәктәбенең «Дубравушка», Адав-Толымбай урта мәктәбенең «Урман дуслары», Ырынгы төп гомуми белем бирү мәктәбенең «Ырынгы», Иске Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбенең «Яшь табигать дуслары» һәм Чүпрәле районының Шылангы төп гомуми белем бирү мәктәбенең «Урман аланы» мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр белән берлектә, «Кышын кошларны ашатыгыз» экологик акциясенә кушылдылар.
Татэнергосбыт
Безнең районда яшьләр сәясәтен һәм спортны гамәлгә ашыру турында Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Регина Галләмова сөйли.