ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2026 ел
җомга

14.02.2026 елга ашыгыч кисәтү

«Татарстан Республикасы бәяләүчеләр берлеге» коммерциячел булмаган Партнерлык Идарәсе утырышында гомуми еллык җыелышның көн тәртибе буенча тәкъдимнәр каралды, Союз әгъзаларына хәбәр итү формасы һәм җибәрелә торган материаллар расланды.

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

14.02.2026 елга ашыгыч кисәтү

Әлеге чараның максаты балаларны шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру иде. Балалар бөек шагыйрьнең тормыш юлы турында презентация карадылар. Чара барышында яшь укучылар башкаруында шигырьләр яңгырады. Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә Шагыйрь, герой, бөек батырлык үрнәге буларак мәңгегә сакланып калды.

13 февральдә Сарман районы агроклассниклары, шул исәптән укучыларыбыз да, Казанда «Казан Агро‑2026» күргәзмәсендә булдылар. Казан дәүләт аграр университетында мастер-класслар (чәчәк композицияләре, терлекләрне карау, хезмәт этләре, продукция диагностикасы, агророботлар) узды, «кадрлар көне» узды, аграрий студентлар белән экскурсияләр оештырылды. Экскурсия ошады-оештыручыларга рәхмәт белдерәбез

РФ Хөкүмәте Координация үзәгендә вице-премьер Дмитрий Чернышенко рәислегендә 2025 ел нәтиҗәләре һәм мәгариф системасында 2026 елга планнар буенча киңәшмә узды.

Бүген Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында халкыбызның каһарман шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан “Без-Җәлил оныклары” дигән әдәби - музыкаль чара узды. Әлеге чараның максаты балаларны шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты һәм сугышта күрсәткән батырлыклары, Җәлилчеләр белән таныштыру, алар белән горурлану хисләре тәрбияләү иде. Балалар бөек шагыйрьнең тормыш юлы турында презентация карадылар, шигырьләр сөйләделәр,  “Карак песи” , "Себерке " әкиятенә театральлләштерелгән күренеш күрсәттеләр. Хәзерге вакытта Ватаныбызның патриот гражданинын тәрбияләү бик мөһим. Безнең балалар үз геройларын – үз тормышларын геройларча бирүчеләрне, батырлык һәм каһарманлык күрсәтергә омтылучыларны белергә тиеш!

Барысын да яхшы кәеф, команда рухы һәм сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт берләштерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International