ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2026 ел
дүшәмбе

Бүген Мисырга эш сәфәре барышында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Каһирәдәге Әл Карафа каберлегендә татар фәлсәфәчесе-дин белгече Муса Бигиев каберендә булды.

«Союз-Агро» ҖЧҖ нең «Зеленогорск» бүлекчәсе базасында Лениногорск муниципаль районы башлыгы Марат Гирфанов, Россельхозцентр ФДБУ директоры урынбасары Рәфис Хәбибуллин, районның авыл хуҗалыгы идарәсе, дәүләт техника күзәтчелеге хезмәте, Россельхозцентр бүлеге башлыклары һәм белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында 2026 елгы кыр эшләрен башкару мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырылды. 

«Университет» мәктәбенең 8а сыйныфы укучысы Залина Латыйпова Хезмәт (технология) буенча бөтенроссия фән олимпиадасының йомгаклау этабында «Өй мәдәнияте, дизайн һәм технологияләр» номинациясендә җиңде.

ХӘВЕФЛЕ СИГНАЛ: Зеленодольск районындагы фаҗига

Горький тимер юлы терминаллары 2026 елның гыйнвар-март айларында 1 млн тоннага якын йөк эшкәрткән, шуларның 88,1 мең тоннасы Тихорецкаяда.

Бүген хакимият бинасында Зәй шәһәре һәм Зәй районының яңа хәрби комиссарын тәкъдим итү булды. Ул 46 яшьлек майор Хәсәнов Динар Рәшид улы булды. Хәрби комиссариатның яңа җитәкчесе вазыйфага Россия Федерациясе Оборона министрының 27 март боерыгы белән билгеләнде.

ХӘВЕФЛЕ СИГНАЛ: «Базарлы Матак – Болгар» трассасындагы фаҗига

11 апрель көнне «Тулпар» спорт сараенда яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча ачык ярышлар узды

Агымдагы елның 24 – 26 апрель көннәрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә Дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе узачак. Әлеге чара 24 апрельдә – Татарстанда, 25 апрельдә – Россия төбәкләрендә, ә 26 апрельдә чит илләрдә уздырылачак. Акциянең төп максаты – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибар җәлеп итү, дөнья буйлап сибелеп яшәүче татарларны берләштерү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм татар теленә карата мәхәббәт уяту.

Быел «Татарча диктант» акциясе унберенче тапкыр үткәреләчәк һәм бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланачак.

«Татарча диктант» акциясенең трансляциясе 24 – 26 апрель көннәрендә
«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтеләчәк.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International