ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2026 ел
дүшәмбе

Узган ялларда «Дубравушка» балаларны савыктыру лагере территориясендә «Россия чаңгы юлы» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы узды. Бу чара «Россия спорты» милли проектының бер өлешенә әверелде һәм бөтен районнан бик күп катнашучыларны җыйды.

2026 елның 1 мартына кадәр су белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынучы оешмаларга 2027 елга су югалту нормативларын билгеләү өчен ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына документлар җибәрергә кирәк

Ш.А.Сөнгатов җитәкчелегендәге  Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре "Россия чаңгы юлы-2026" спорт чарасында актив катнаштылар. Нәтиҗәдә чаңгычылар  үзләренең яшь категорияләрендә 6 призлы урынга лаек булдылар: Шәмсун Акберович Сунгатов – 3 урын, Гөлнара Заһидуллина-2 урын, Алинә Миннегулова – 3 урын, Илфар Габдрахманов – 1 урын, Минзада Газизуллина – 3 урын, Таһир Хаертдинов – 3 урын. Аларны уңышлары белән котлыйбыз, киләчәктә дә яңа спорт җиңүләрен телибез.

17: 30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Руслан Семенов ТНВ телеканалында «Татарстан без коррупции» тапшыруының туры эфирында балалар ялын оештыруда коррупцион хокук бозуларны профилактикалау темасына чыгыш ясаячак.

16 февраль кичендә, 2026 елның 17 февралендә тәүлек дәвамында Татарстан Республикасы территориясендә кар, юеш кар рәвешендә көчле явым-төшем, яңгырлы кайбер районнарда бураннар, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да азрак начараю, көчле җил тизлеге 17-22 м/с, урыны белән бозлавык, юлларда кар көртләре һәм көчле бозлавык көтелә.

2026 елның 16 февралендә кичен һәм 17 февралендә төнлә урыны белән Татарстанның көнбатыш яртысында һәм Казанда 20 мм һәм аннан да күбрәк кар явуы көтелә.


 

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:

Бозлавык вакытында:

Аз шуыша торган аяк киеме әзерләгез. Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән яшьтәге кешеләргә резина очлы таяк яки очлы чәнечкеле махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез таеп киткәнсез икән, түбән төшү биеклеген киметү өчен утырыгыз.

Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормозлаудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормозлаганда берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга.

Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.

   Бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгы уңаеннан приютта тәрбияләнүчеләр аның  шигырьләренә   рәсемнәр ясадылар. Бу сәнгать әсәрләре аның шигъриятенең тирәнлеген һәм матурлыгын чагылдыра, Муса Җәлил иҗаты яшь буынны Ватанны саклауга рухландыра.

    Балалар шулай ук шагыйрьнең үзе язган яраткан шигырьләрен дә дулкынланып укыдылар . Аларның чын күңелдән башкарылуы шигъри сүзнең бөтен тирәнлеген һәм көчен чагылдырды, Муса Җәлил иҗатының мәңгелек кыйммәтен һәм аның яңа буыннарга тәэсирен искә төшерде.

    Ә мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты турында әңгәмә үткәрделәр, "Кызыл ромашка"шигырен сәхнәләштерделәр.

    Мондый укыту алымнары бөек шагыйрьнең истәлеген сакларга гына ярдәм итеп калмый, яшьләрне сәнгать аша аның әдәби мирасы белән дә таныштыра.

Тэги: ОСЗ ОСЗ Тургай

Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Бердәмлек белән көчлеләр» халык иҗаты күргәзмәсен әзерләделәр, ул 16 февральдән бирле туган якны өйрәнү музеенда уза.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Федераль дәүләт теркәү, кадастр һәм картография хезмәте (Росреестр) җитәкчесе Олег Скуфинский белән эш очрашуы узды. Сөйләшүләрнең төп темасы — төбәктә «Милли пространство мәгълүматлары системасы» (МПМС) дәүләт программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм хезмәттәшлекне алга таба үстерү перспективалары.

13 февральдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Ләйсән Хәйруллина «Яшь патриот» социаль технологиясе кысаларында балигъ булмаганнар өчен «Әфган сугышы кайтавазы: хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез» дигән кино күрсәтү оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International