2026 елның 19 февраленнән 26 мартына кадәр вакыт аралыгында сәг. 11:58 дән 13:04 кә кадәр Татарстан өсте күгендә "язгы кояш интерференциясе" күзәтеләчәк. Бу кояш нурлары тараткан радиодулкыннар эфир телевизион сигналын кабул итүгә комачаулык тудырырга мөмкин.
Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көненә багышланган тематик чара узды.
15 февраль - Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне.
Россия хөкүмәте чит илдәге чыгарылыш укучылары һәм качаклар өчен ГИА-2026 уздыру үзенчәлекләрен раслады.
Иртә профориентация «Кадрлар» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына җавап бирә.
14-15 февральдә «Алискино Мотоспорт Арена» узыш комплексында (Мәскәү өлкәсе) «Снежная битва-2026»кышкы баха узды. Ике көн, биш махсус участок, 200 километр, 14 иң көчле экипаж — узыш мавыктыргыч һәм алдан әйтеп булмый торган булды.
Барлык алабугалыларны заманча музыка һәм әдәбият сәнгате атмосферасында үткәрергә чакырабыз! "ФАРТИССИМО" - китапханәдә яңа чара!
Тәтеш районы китапханәләре Әфган сугышында катнашкан сугышчы-интернационалистларны искә алды.
Бүген V чакырылыш Сарман муниципаль районы Советының V утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтов, Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Миргазыйм улы Салихов, җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Рияз Фоат улы Комаров, Ринат Рафаэль улы Фазылов, Татарстан Республикасы Рәисе администрациясенең территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Айрат Мәсхүд улы Хәсәнов катнашты. Район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин «Сарман муниципаль районының 2025 елга социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2026 елга бурычлар турында» доклад белән чыгыш ясады. Фикер алышуларда "Татнефть-Добыча" уртак предприятиесенең "Җәлилнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсе башлыгы Рәфис Рәис улы Ишмурзин, Сарман муниципаль районы Советы депутаты, Петровка-Завод авыл җирлеге башлыгы Рәсим Ревович Нуретдинов, Сарман муниципаль районы Советы депутаты, "Агрокөчләр" АҖенең "Вахитов" җитештерү комплексы идарәчесе Хәлил Шәйхелислам улы Шәйхеразиев, Сарман районы имам-мөхтәсибе Сәет хәзрәт, Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Миргаҗәм улы Салихов. Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтов таныштырды. Утырыш азагында дәүләт бүләкләре һәм бүләкләүләр тапшырылды.
Өлкән буын арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру инициативасы белән оештырылган «Гаилә» милли проектын һәм «Актив озын гомер» программасын гамәлгә ашыру кысаларында Бәйрәкә авылы мәдәният йортында сызыклы биюләр буенча дәрес үткәрелде.