Курсабаш мәдәният йортының, Сулэ авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре, үзешчән артистлар белән бергәләп, Курсабаш мәдәният йортында спектакль куйдылар. Вакыйгалар бер татар авылында бара. Спектакльдә төп рольләрне Миңлебикә исемле каенанасы, аның улы Сабит һәм килене Җәмилә уйный. Спектакль башында сәхнәгә каенана, аннары чиратлашып килен чыга. Алар икесе дә бер-берсеннән канәгать түгел, әмма икесе дә бакчада бәрәңге җыюда эшлиләр. Сабит колхозга яңа машина алырга китә.Аннары сәхнәгә Гыйльменисның күршесе килеп чыга, ул начар ишетә, үзе ничек аңлый, шулай кешеләргә дә гайбәт сөйли. Гыйльмениса белән Миңлебикэ бер-берсенә киленнәре белән бәхет елмаймады дип зарланалар.Әңгәмә барышында Гыйльмениса дөрес аңламый, Җәмиләнең килене авыл советы башлыгы Нуриев белән очраша, дигән гайбәт тарата. Икенче күренеш-Җәмилэ белән Миңлебикэ өе эчендә, алар Сабитның кайтканын көтәләр. Сабит эштән кайтып, авыл кешеләренең Жэмилэ турында начар суз әйтүләрен хәбәр итә.
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
Туфан Миңнуллин исемендәге паркта 9 апрельдә «Сәламәтлеккә 10 000 адым» Бөтенроссия акциясе узды. Чара Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган иде.
Очрашу киңәйтелгән форматта узды: анда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Владислав Усанов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рушан Минһаҗев, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Төзелеш, муниципалитетлар һәм яшьләр инфраструктурасы министрлыгы вәкилләре катнашты.
Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының Торак сәясәте бүлеге башлыгы Халидә Рәшид кызы Нуруллина белән әңгәмә
2026 елның 11 апреленә һава торышы фаразы
Дәүләт торак фонды сатып алу һәм файдалану хокукында бирелгән торак урыннар өчен айлык түләүләрне вакытында түләү кирәклеге турында искә төшерә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында» 16.02.2026 елдан № 107 карары нигезендә 2026 елның 1 маеннан гражданнарны социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип тану, шулай ук социаль хезмәтләр күрсәтүнең индивидуаль программасын төзү вәкаләтләре «Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге» (алга таба – Үзәк) ДКУга тапшырыла.