7 февральдә Татарстан Республикасы гербын кабул итү көне уңаеннан Әбде авылы китапханәсендә «ТР гербы — Дәүләт символы» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чарада балалар игътибар белән Татарстан Республикасы гербының барлыкка килү тарихы белән таныштылар, аның хәзерге күренешенең 1992 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Югары Советы тарафыннан рәсми рәвештә раслануы турында белделәр. Шулай ук балалар «символ» һәм «герб» төшенчәләренең мәгънәсен аңладылар, Республика гербында ни өчен нәкъ менә Ак Барс сурәтләнгәнен, герб төсләренең символик мәгънәсен өйрәнделәр. Гербның һәр элементына аерым игътибар бирелде, аларның әһәмияте һәм символикасы турында сөйләнде.
Татарстан Республикасының Югары Советы тарафыннан 1992 елның 7 февралендә кабул ителгән Дәүләт гербы Дәүләт флагындагы төсләрне кулланып эшләнгән һәм түгәрәк калкан рәвешендә ясалган. Гербның уртасында канатлы ак барс сурәте урын алган.
Казаклар авыл китапханәсендә “Тәгәри китте йомгагым” дип исемләнгән мастер‑класс үтте. Мастер‑классны Мубаракшина Эльмира үткәрде. Ул балаларны иҗат эшенә җәлеп итте һәм эш процессын оештырды.
Чара барышында Габдулла Тукайның «Шүрәле» әкияте укылды. Әкият әсәрнең эчтәлегенә төшенү һәм геройлар образын кабул итүгә ярдәм итте.
«Дәүләт кадастр бәяләве турында» 237-ФЗ 16 статьясының 1 өлеше нигезендә үзәк дәүләт комитеты Күчемсез мөлкәт объектларының кадастр бәясен билгели: яңа исәпкә алынган күчемсез мөлкәт объектлары; БДКМРНГА алар турында белешмәләр кертелгән очракта элек исәпкә алынган күчемсез мөлкәт объектлары; БДКМРН белешмәләренә үзгәрешләр кертелгән күчемсез мөлкәт объектлары (мәсәлән, җир кишәрлегеннән рөхсәт ителгән файдалану төре үзгәрде, объектның мәйданы үзгәрде)күчемсез милек, яки бина диварларының материалы үзгәрде)
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында хезмәт коллективы җыелышы узды, анда учреждениенең 2025 елдагы эшенә йомгак ясалды. Чарада шулай ук район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ольга Колесникова да катнашты.
Табигатьтән рациональ файдалану фонды 2025 елга «утильләштерү мәктәбе: электроника» программасына йомгак ясады. Татарстанлыларның активлыгы нәтиҗәсендә республикада 185 тонна иске электр җайланмасы җыеп алып кителде. Бу республиканың 32 районыннан 314 оешманың эш нәтиҗәсе.
Татарстанның Торак инспекциясе Казан, Чаллы һәм Яшел Үзән районы халкына мөрәҗәгать итә: инспекциягә милекчеләрнең гомуми җыелышы беркетмәләре килде. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә - яңа идарәче оешманы сайлау.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә пилотсыз очу аппаратларын(БПЛА) куллану куркынычы янаган очракта куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Районның җиде гаиләсе ата-бабаларының тарихы, гаилә истәлекләре, архив фотолары һәм традицияләре белән уртаклашты, алар аны саклый һәм буыннан-буынга тапшыра.