Тимченко фонды ярдәмен алган «Аңлап тәрбияләү» проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Ныклы гаилә» клубының чираттагы күчмә дәресе узды. Бу юлы ул урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды.
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең присяжный утырышчыларына кандидатларның исемлекләрен һәм запас исемлекләрен төзү турында
12 февральдә Татарстан Республикасы Милли музее филиалы — «Гаделлек тарихы» музей-белем бирү үзәгендә дәүләт төзелешенең төп аспектына багышланган «Россия дәүләтенең суверенитетын саклау: тарих һәм хәзерге заман» күргәзмәсе ачылачак.
5 февральдән 8 февральгә кадәр Мамадыш шәһәренең «Юбилейный» универсаль спорт залында «Б» төркемендә (кече шәһәрләр һәм авыл районнары) 2009-2010 елгы кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге уеннары узды.
Татарстанда ел саен «Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» медицина фестивале уза.
8 февральдә Әлмәттә "Татарстан Бадминтон өметләре"ярышларының зона сайлап алу этабы уздырылды. Ярышларда Татарстан Республикасының 5 муниципаль районыннан 2014-15 нче елгы, 2016 нчы елгы һәм аннан кечерәк яшьтәге 110 бадминтончы катнашты. 2016 нчы елда туган һәм аннан кечерәк малайлар арасында Әмир Габидуллин 5 нче урынны алды. 2016 нчы елда туган һәм аннан кечерәк кызлар арасында Гарипова Алия 7 нче урынны алды. 2014-15 нче елгы яшүсмерләр арасында Ханов Ранис 3 нче урынны алды. Команданың тренерлары: Ханов Инсаф, Гыйздуллина Гөлназ.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан, 19 февральдә, «Гаделлек тарихы» музей-белем бирү үзәгендә «...һәм минем балтам!» дигән күргәзмә ачылачак. Бу — Татарстан Республикасы Милли музее тупланмасыннан сугу һәм чабу коралларының коллекцион күрсәтүе.
13 февральдә дөньякүләм танылган опера җырчысы Фёдор Иванович Шаляпинның тууына 153 ел тула. Бу көнне традиция буенча «Шаляпинга бүләк» программасы узачак.
Эшче һөнәрләрен популярлаштыру һәм һөнәри компетенцияләр дәрәҗәсен күтәрү максатларында 2026 елда Алабуга шәһәре территориясендә «AlabugaSkills» һөнәри осталык республика конкурсы узачак.
Аны уздыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан 12 210,2 мең сум күләмендә чаралар бүлеп бирелә.
«Йолдызлык Созвездие» фестивале