Бүген IT-паркта Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының киң вәкиллекле утырышы булды. Чара Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкәннәр өчен «Тере аралашу: баланы виртуаль чынбарлыкка чумудан ничек сакларга»дигән мөһим темага практикум уздырылган.
Бүген Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсендә төп мәсьәлә - кадрлар белән тәэмин итү. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Утырыш Казанда Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университеты мәйданчыгында узды һәм ведомствоның 2025 елгы эш йомгакларына һәм агымдагы елга бурычларына багышланды.
Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов махсуслаштырылган күргәзмә экспонатлары һәм проектлары белән танышты.
Бүген Казанда Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университеты мәйданчыгында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында 2025 елга Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Чарада Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин катнашты.
Сугышчылар һәм тыл хезмәтчәннәре истәлегенә 2026 ел Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 3 февральдә «Алар бенен Ватаныбызны сакладылар»дигән мәгълүмат сәгате узды.Клуб мөдире кунакларга авыл, аның атаклы кешеләре турында сөйләде. Презентацияне караганнан соң, кунаклар бу тема буенча фикер алышуга актив кушылдылар. Алар сугыш кырларында сугышкан туганнары һәм якыннары турында сөйләделәр, әти-әниләре сөйләгән тарихлар белән уртаклаштылар.
Республика «ИННОПРОМ. Согуд Гарәбстаны» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашачак, ул 8-10 февральдә Эр-Риядта узачак.
Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетында «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проекты структурасына керә торган «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектының үтәлеше турында фикер алыштылар.
Югары Ослан авылының «Салихҗан" мәчетендә террорчылыкка каршы комиссия инициативасы белән очрашу узды.
6 февральдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының патриотик тәрбия, яшьләр һәм ветераннар эшләре буенча комиссиясенең беренче утырышы булды.
Җанлы дискуссия барышында гражданнарны яшәү өчен мөһим дарулар белән тәэмин итүгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр күтәрелде.