ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2026 ел
җомга

Чаллы ш. «Учебный центр 24» ҖЧҖ имтиханнар булды

3 февраль - Бөтендөнья норматив булмаган ликага каршы көрәш көне. Хәзерге җәмгыятьнең иң сизелми торган, ләкин иң киң таралган бәласе-сүгенү сүзе. Сүгенү сүзләре күп кешеләрнең гадәти сөйләменә килеп керде һәм җәмгыять аларны норма буларак кабул итә башлады. Әмма балалар һәм яшүсмерләр арасында сүгенү проблемасы аеруча кискен була. Бу зарарлы гадәт бер дә зарарсызмы әллә? Бу хакта Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре 3 февральдә «вирус скәке сүз»профилактик сәгатендә балалар белән әңгәмә кордылар. Чара барышында балалар аңлатмалы сүзлеккә күз салдылар һәм «әшәке сүз» сүзенең мәгънәсен белделәр, цензурасыз ликсианың барлыкка килү тарихы белән таныштылар,  сүзләрнең кешенең эчке дөньясына һәм сәламәтлегенә зарарлы йогынтысы турында белделәр, сүгенү сүзләрен кулланудан котылу өчен нишләргә кирәклеген ачыкладылар. Катнашучылар, психологик ситуацияләрне җиңеп, дөрес киңәшләр бирделәр.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты
Бүген хакимият бинасының зур залында бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының алтынчы утырышы узды. Утырыш эшендә район башлыгы Р.Г. Кәримов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры О.В. Коробченко, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты А.Р. Метшин, җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Р. Ф. Комаров, Н.М. Атласов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте кураторы И.Н. Гущин һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Очрашуларда 2025 елда башкарылган эшләрнең нәтиҗәләре, социаль-икътисадый күрсәткечләр, авыл хуҗалыгындагы үзгәрешләр, төзекләндерү, юллар торышы, торак-коммуналь хуҗалык, белем бирү, мәдәният һәм социаль өлкәдәге хәлләр турында мәгълүмат бирелә.
 

Динар Мәгъсүмов Россия чемпионатында Татарстан данын яклаячак!

Безнекеләр

Ильяс Фәттахов

Балаңның, оныгыңның уңышларын күрү һәр ата-ана, әби-бабай өчен зур шатлык. Яңа Кенәрдә туып-үскән Динар Мәгъсүмов Сабада алты районның аграр көллиятләре студентлары арасында узган конкурста беренче урынны алган! Арча егете Россия чемпионатында Татарстан данын яклаячак!

Безгә бу турыда Динарның әтисе Илнар хәбәр итте. Һәм без аларны редакциягә кунакка чакырдык. Илнарның үзе белән күптән таныш без. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач хуҗалыкларда агроном булып эшли, хуҗалык җитәкчесе дә булды, төрле җаваплы эшләр башкарды. Хәзер үз эше белән мәшгуль.

ТР Дәүләт экспертизасы әһәмияте – проектлау, төзү һәм эксплуатацияләү стадияләрендә биналарның һәм корылмаларның ышанычлылыгын, куркынычсызлыгын тәэмин итү, шулай ук инвестиция-төзелеш эшчәнлегендә бердәм дәүләт бәя сәясәтен гамәлгә ашыруга ярдәм итү, дәүләтнең икътисадый мәнфәгатьләрен үтәүне гарантияләү.

Югары Ослан муниципаль районы хакимияте бинасында урманчылыкның һәм урман хуҗалыгының 2025 елгы эшенә йомгак ясауга һәм 2026 елга бурычлар куюга багышланган киңәшмә узды.

Бу бүләк Татарстанда гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү өлкәсендәге күпьеллык хезмәте, шулай ук батырлыгы һәм ныклыгы өчен тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International