Татарстан Республикасында Россия халыклары бердәмлеге елына яшьләр старты 5 февральдә Татарстан Халыклары дуслыгы йортында узды. Чарада республикада яшәүче милли-мәдәни автономия яшьләренең 200дән артык вәкиле, Татарстан халыкларының Яшьләр Ассамблеясе, яшьләр оешмалары, Дуслык клублары, шулай ук Татарстанда белем алучы чит ил студентлары ассоциацияләре активистлары катнашты.
Бу хакта Беларусь Республикасы һәм Татарстан Республикасы хезмәттәшлеге буенча эшлекле төркемнең 12 нче утырышында Беларусь Премьер-министры урынбасары Виктор Каранкевич белдерде. Анда Белоруссия һәм Татарстанның эре компанияләре катнашты.
Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко икътисадый үсеш һәм сәнәгатьнең яңа министры Виктор Цишковскский җитәкчелегендәге Иркутск өлкәсе делегациясе белән очрашты.
2025 нче елның 5 нче февралендә МБГББУ «Җәлил гимназиясе» нең 10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары Казан югары танк училищесының Ачык ишекләр көнендә катнаштылар. Укучылар данлыклы хәрби бинаның тарихы белән танышу, курсантлар шөгыльләнә торган укыту-матди базаны һәм техниканы үз күзләре белән күрү өчен уникаль мөмкинлек алдылар.
Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов беркетелгән районга эшлекле сәфәр кылды. Шәдке авылында ул гражданнар җыенында катнашты. Чарада шулай ук Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фәтхуллин, Шәдке авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кадыйров һәм башкалар катнашты.
2026 елның 5 февралендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының хокукый мәсьәләләр һәм җәмәгать контроле комиссиясе үткәргән утырышның төп темасы киләсе елга эшчәнлек планын формалаштыру булды.
2026 елның 5 февралендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының икътисад һәм уңайлы мохит булдыру мәсьәләләре буенча комиссиясе утырышы булды. Очрашу эш планын формалаштыруга һәм эшчәнлекнең төп юнәлешләре турында фикер алышуга багышланган иде.
Борчулы хәбәрләр тагын Бөгелмәдән килә. Чәршәмбегә каршы төндә, 5 февральдә, ике яшүсмер - 2005 елгы егет һәм 2006 елгы кыз хастаханәгә озатыла. Хастаханәдә тикшергәннән соң аларны өйләренә кайтарып җибәргәннәр.
Күчемсез милекне яки транспорт чараларын сатудан, арендага бирүдән керем алганда 3-НДФЛ декларациясен 30 апрельгә кадәр тапшырырга кирәк.
5 февраль көнне Лесхоз мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Бердәм сыйныф серләре» конкурсының зона этабы булып узды. Һәм бүген кайсы мәктәптә кайсы сыйныф иң бердәм, иҗатка бай, һәм, әлбәттә, дус икәнлеген ачыкладык. Конкурста районның 6 мәктәбе: Лесхоз, Сабабаш, Килдебәк, Юлбат, Эзмә урта белем бирү мәктәпләреннән һәм «ОНИКС» мәгариф үзәгеннән командалар катнашты. Конкурс 3 этапта узды: визит карточкасы, иҗади номер, иҗади проект. Алар арасында Лесхоз мәдәният йорты әзерләгән матур концерт номерлары яңгырады.
Чара йомгаклары буенча, барлык командалар да югары дәрәҗәдә әзерләнгән дип әйтергә була, жюрига бәяләү бик авыр булды. Барлык балалар да шундый искиткеч конкурста катнашулары өчен грамоталар белән бүләкләнделәр. Ә җиңүчеләр бераз соңрак, барлык зона этаплары узганнан соң билгеле булачак.