ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2026 ел
сишәмбе

Татарстан быел дүрт урынына ике фәннән имтихан  тапшыру буенча экспериментта катнаша.

Студентларга дәүләт ярдәме чараларының берсе булып социаль стипендия тора.

МБББУ " Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә» ата-аналар җыелышы узды. Беренче булып мәктәп директоры Нуртдинов И.И. чыгыш ясады.  Сарман муниципаль районының тәрбия эше буенча мәгариф бүлеге методисты , Сарман районы буенча КДН әгъзасы Г. Г. Хәлиуллина тәрбия эшендәге яңалыклар, ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр белән таныштырды. ЗДВР Бәдертдинова Р. И. һәм 5 нче сыйныф җитәкчесе Шакиров А. М. сүзләрен «Балагызга игътибар җитәме?» дигән темага багышлап, борчыган проблемаларны уртага салып сөйләштеләр.  "Кемнәр ул дропперлар?"полиция хезмәткәре Г. И. Сәгъдәтова чыгыш ясады.. "Наркотикларга юк" дип аталган фильм күрсәтелде .Фильмның максаты-бер мизгеллек файда өчен җинаятькә батырчылык иткән яшьүсмерләрнең драматик язмышларын күрсәтү. Фильм наркоманияне һәм наркоҗинаятьләрне кисәтүгә юнәлдерелгән.

Катлаулы һава шартлары рейсны күчерүгә, туктатуга, шулай ук ташу яки маршрут шартларының үзгәрүенә китерергә мөмкин.

«ПРОФЛИДЕР» белем бирү үзәге ел саен мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт һәм социаль хезмәт күрсәтү системасы оешмалары тарафыннан ВКонтакте социаль челтәрендә мәгълүмати ачыклык һәм иминлек системасын үстерүгә, коррупциягә каршы торуга, шәхси мәгълүматларны яклауга һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән рәсми сайтлар һәм аккаунтлар алып бару буенча Бөтенроссия интерактив конкурс-практикумнар оештыра һәм үткәрә.

 

“Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексында 28-31 нче гыйнвар көннәрендә 4-8 нче сыйныф укучылары өчен инглиз теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды.

2026 елның 16 мартына кадәр Потанин фондының «Максатчан капиталлар:үсеш стратегияләре » конкурсының икенче циклына  гаризалар кабул итү дәвам итә.  

 

8 февральдә Россия фәне көне кысаларында Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә чын фән бәйрәме - зур «Белем марафоны» узачак. 

 

Дуслар, аграр өлкәдә елның төп вакыйгасына әзерләнегез! 2026 елның 10 февраленнән 13 февраленә кадәр Казанда "Казан Экспо" күргәзмә үзәге мәйданчыгында (Һади тактаташ ур., 115) "Казан Агро 2026"халыкара күргәзмәсе узачак.

Идел буе спорт һәм туризм университеты студентлары һәм хезмәткәрләре «Буран» шәһәр планына кушылды һәм алар  югары уку йорты территориясен кардан чистартырга ярдәм итәләр.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International