2026 елның 03 февралендә 3 нче урта мәктәп бинасында шәһәр Башкарма комитетының 2025 елга эш нәтиҗәләре һәм 2026 елга бурычлар, ТР Минзәлә районы җитәкчеләре белән районның социаль-икътисадый үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен очрашу булачак.
29 гыйнвар Олы Тормы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында «Гаджетларсыз йөртәбез: иминлек өстенлектә» дигән мәгълүмати программа үткәрделәр
30 гыйнвар Тәтеш Халыклар дуслыгы йортында «А.А. Соколовский исемендәге Тәтешнең №2 урта мәктәбе» МГББУ укучылары өчен«Этнодиалог» дискуссия клубы булып узды.
30 гыйнвар Олы Тархан авылы мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль проекты кысаларында «Тылсымлы рәсем» дип исемләнгән сәнгать сәгате булып узды
«Яшьләр һәм балалар» милли проекты, «Педагоглар һәм Остазлар» ярдәмче проекты кысаларында 2026 елның 30 гыйнварында Югары Ослан Советлар Союзы Герое Н.Ш. Зиннуров исемендәге гимназия базасында «Россиянең Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының зона этабы булып узды
Җәмәгать тәртибен саклауга полиция хезмәткәрләре генә түгел, ә аларның төп ярдәмчеләре – ирекле халык дружинниклары да чыга. Финанс-бюджет палатасыннан ДНД сафларына Айнур Әхмәтшин һәм Гөлдания Шагиева кертелгән. Дружинникның шәхесен раслаучы таныклыкка ия булган кызларыбызга кичен җәмәгать тәртибен саклау буенча аерым җаваплылык йөкләнгән.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә берничә йөкләмә бирде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, төбәктә кар һәм буран соңгы көннәрдә юлларда һәм трассаларда катлаулы вәзгыять тудыра, юл һәм коммуналь хезмәтләргә йөкләнешне сизелерлек арттыра. Болар барысы да юл-транспорт һәлакәтләренә сәбәп була.
Татарстан Республикасында республиканың 8 муниципаль районында урнашкан 9 мәктәпкә капиталь ремонт эшләре башланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
30 гыйнварда «Россия студентлар спорты берлеге» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Чираттан тыш конференциясендә Башкарма комитет составына Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре, ФТСАРР Президиумы әгъзасы, ТР Бию спорты һәм акробатик рок-н-ролл Студентлар лигасы президенты Әмир Харисов керде.