31.01.2026 елга ашыгыч кисәтү
Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында "Юлларда үз-үзен куркынычсыз тоту кагыйдәләре өйрәнү" атнасы узды.Балалар юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре, светофор сигналлары турындагы белемнәрне ныгыттылар. Юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен өйрәнү өчен барлык ысуллар да яхшы. Өстәл уеннары бу процесста аерым урын алып тора-балалар алдына бурычлар куела, аларны хәл итү игътибарлылык, акыл көче һәм эзлеклелек таләп итә. Уен барышында балалар юл хәрәкәтенең төрле ситуацияләре белән таныштылар, юлда үз-үзеңне дөрес һәм куркынычсыз тоту турындагы белемнәрен ныгыттылар.
Татарстан фермерлары Ассоциациясенең XXV съездында эшкә йомгаклар ясап тармакның иң яхшы вәкилләрен бүләкләделәр
Консультация-Татарстан Республикасында метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Зарипов ИП сәүдә ноктасында сатучылар өчен укулар үткәрде. Аларга Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законның төп нормаларын һәм сәүдә кагыйдәләрен, шул исәптән бәяләрне рәсмиләштерүне, кулланучы почмагын, предприятие вывескасын һәм рус телендә продуктлар турында мәгълүматны, шулай ук алкоголь сату тәртибен искә төшерделәр.
"Яшьләр һәм балалар" милли проекты кысаларында, 30 гыйнварда "П.С. Ханжин исемендәге 1 нче Тәтеш урта мәктәбе"нен 10б сыйныфында Холокостның фаҗигале темасына багышланган тематик сәгать узды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Почтасының «Идел буе» регионнар төркеме директоры Андрей Попов 30 почта бүлекчәсе эшен башлап җибәрделәр. Аларны узган ел авыл почта бүлекчәләрен модернизацияләү программасы буенча ремонтлаганнар, аны Россия почтасы Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе буенча 2022 елдан башлап гамәлгә ашыра, шулай ук Татарстан Республикасы бюджеты хисабына. Тантана дистанцион форматта Бәшир Рәмиев исемендәге Казан ИТ-паркында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы алдыннан узды.
Узган ел поликлиникада булучылар саны 42 705 тәшкил иткән, бу 2024 ел күрсәткечләреннән 6% ка артык.
Консультация-2026 елның 30 гыйнварында 18 сәгатьтән 31 гыйнварында 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.