Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләренә яңа янгын сүндерү һәм коткару техникасы ачкычларын тапшырдылар.
Безнең мәктәптә "Блокада карлыгачы" акциясе үткәрелде. Ул Ленинград камалышы корбаннары истәлегенә багышланды. Чара тарихи хәтерне саклау һәм мәктәп укучылары арасында патриотизм тәрбияләүгә юнәлтелгән иде.
2026 елның 12 февраленнән Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә урнашкан кино учреждениеләрендә Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан «Кара урман» нәфис фильмын күрсәтү планлаштырыла.
Башкарма комитетның архив бүлеге кунаклар өчен ишекләрен ачты.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын уздырды. Анда шулай ук Татарстан Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Чирмешән муниципаль районы башкарма комитетының архив бүлеге үзенең ишекләрен 1 нче Чирмешән мәктәбе укучылары өчен ачты.
2026 елның 1 гыйнварыннан Россиядә үзмәшгульләргә вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча түләүләр алу өчен социаль иминият системасына үз ихтыярлары белән кушылырга мөмкинлек бирә торган эксперимент старт алды.
«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты составына керүче «Төбәк һәм җирле юл челтәре» төбәк проектын гамәлгә ашыру максатларында 2026 елга Татарстанда юл эшләре программасы буенча 200 км дан артык автомобиль юлы норматив хәлгә китереләчәк.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы республика халкын кар күп явачагын фаразлауга бәйле куркынычлар турында кисәтә.