2026 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге бала табу сертификатлары буенча хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә 74,7 млн. сум акча җибәргән. Беренче елда йөклелек, бала табу һәм балалар артыннан профилактик күзәтү чорында 6 меңнән артык хатын-кызга финанс ярдәме күрсәтелгән.
2026 елның 9 апрелендә Братиславада (Словакия) «Рус дөньясы» фондының «Aircraft» галереясында «Зур сугышта кечкенә шәһәрләр» күргәзмәсе ачыла.
Мәҗбүри автоиминият полисы бәясенең яртысын каплау хокукына инвалидлыкның теләсә кайсы төркеме булган кешеләр, инвалид балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре ия. Ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге әлеге ярдәм чарасын медицина күрсәткечләре буенча транспорт чараларын кулланучы 429 гражданга түләде.
«Мөстәкыйль балалар» наркотикларга каршы профилактика проектының иң яхшы отрядына республика конкурсына йомгак ясалды.
Татарстанда 150дән артык чыгарылыш сыйныф укучысы йомгаклау иншасын резерв срогында язды
Татарстан Республикасында эшләмәүче пенсионерлар, айлык керемнәре пенсионерның яшәү минимумыннан кимрәк булса, социаль өстәмә түләү ала. 2026 елда бу минимум төбәктә 13 844 сум тәшкил итә. Хәзер Татарстанда өстәмә түләүнең уртача күләме - 3 611 сум.
2026 елда Татарстан Республикасында мондый түләүне 40 515 кеше ала. Өстәмә түләүләр картлык яки инвалидлык буенча хезмәт пенсиясенә кертелгән фиксцияләнгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. Әлеге өстәмә түләүне исәпкә алып, төбәктә пенсия белән тәэмин итүнең уртача күләме 29 184,98 сумга җитә.
Пәнҗешәмбе, 9 апрельдә, Нурлатта болытлы булачак. Урыны белән бераз яңгыр булыр дип көтелә. Көндез кайбер районнарда яшенле яңгыр явуы ихтимал.
Хөрмәтле баулылар һәм шәһәребез кунаклары! Иволга шифаханә-савыктыру комплексының җәйге чорда да эшен дәвам итүен сезгә хәбәр итәбез.