ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2026 ел
пәнҗешәмбе

   Һәрнәрсәнең үзенә хас матурлыгы була, аны күрә белергә, аның белән ләззәтләнә белергә генә кирәк. Менә кышкы көн. Кышның колакны чеметтереп ала торган суыклары булса да, ул матур. Кышның үзәкне өзә торган ачы җилләре булса да, аның үз яме бар. Күз алдыгазда  гына китерегез. Кышның җилсез көне. Яфрак-яфрак кар ява. Ак күбәләктәй карлар, куыша-куыша, җир өстенә куналар.  Алар балаларның алсу битләренә, озын керфекләренә куна. Куна да эри. Ә чана шуучы балалар шуңа куаналар. Кышкы саф һаваны күкрәкләренә тутырып, бер сулыйлар да, күзләрен йомып, башларын өскә күтәрәләр. Кар төшә. Кар өелә. Менә шушы кышкы матурлыкны 18 январь көнне Олы Нырты мәдәният йорты , китапханәсе хезмэткәрлэре оештырган "Кышкы  табигать" дигән рәсем конкурсында балалар узләренен хыялларын  сурәтләделэр. Балалар кышкы табигатькә карата үз мәхәббәтләрен белдерә алдылар.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

Кукмара районының мәдәният өлкәсе волонтерлары авыл торак пунктларындагы һәйкәлләр һәм мемориаллар территорияләрен җыештырдылар.

Очрашуда Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев, Дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәсе башлыгы Фирдүс Фәхретдинов, Кукмара урманчылыгының баш урманчысы Илсаф Хаев һәм «Россельхозбанк» ның Кукмара филиалы җитәкчесе Ленар Баһавиев чыгыш ясадылар.

2026 елның 23гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә cалкын һава торышы булачак.т

Төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һава температурасының -25 .-27гә кадәр төшүе көтелә, төньяк һәм көнчыгыш районнарда аязганда -33кә кадәр (Казанда түбән урыннарда -25кә кадәр)), төньяк районнарда көндез урыны белән һава температурасы -25 сакланачак.

2026 елның 23 гыйнварында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һава температурасының -25 кә кадәр төшүе көтелә..-27, төньяк һәм көнчыгыш районнарда аязганда -33кә кадәр (Казанда түбән урыннарда -25кә кадәр)..-27), төньяк районнарда көндез урыны белән һава температурасы -25 сакланачак.

«Бәләкәч» балалар бакчасында «Чәчтараш сәнгате», «Юл хәрәкәте иминлеге» һәм «Рәсем эшчәнлеге» компетенцияләре буенча «Яшь оста» конкурсы узды. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

 Газ белән агулану очраклары арту фонында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов торак йортларда газ җиһазларын эксплуатацияләгәндә куркынычсызлыкны тәэмин итүне контрольдә тотуны көчәйтергә кушты.

22 нче январь көнне МБГББУ "Җәлил гимназиясе" ндә мөһим темага – ышаныч телефоны эшенә багышланган класс сәгатьләре узды. Һәр сыйныфта балалар ышаныч телефонының нәрсә икәнен һәм аның авыр тормыш хәлләрендә ничек ярдәм итә алуын белделәр.

2026 елның 23 гыйнварында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һава температурасының -25..-27гә кадәр түбәнәюе көтелә, төньяк һәм көнчыгыш районнарда аязганда -33кә кадәр (Казанда түбән урыннарда -25..-27гә кадәр), төньяк районнарда көндез урыны белән һава температурасы -25 сакланачак


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International