ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2026 ел
сишәмбе

2026 елның 27 гыйнварында Казан шәһәренең Яңа Савин районы "23 нче гимназия" муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә Джавдат Вәли улы Вилькеев исемендәге халыкара фәнни-гамәли конференция узды.

 

27 гыйнвар – илебез өчен үзенчәлекле дата. Бу көнне 1944 елда Ленинград блокадасы тәмамлана. 

Безнең республикада 8 яшькә кадәр өч һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән хатын-кызлар иминият пенсиясенә вакытыннан алда чыгу хокукына ия. 2025 елның унике ае эчендә бу хокуктан республиканың 2000нән артык анасы файдаланды.

  2026 елның 1 гыйнварыннан Россиядә үзмәшгульләргә вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча түләүләр алу өчен социаль иминият системасына үз ихтыярлары белән кушылырга мөмкинлек бирә торган эксперимент старт алды.

         Анда  катнашу өчен "дәүләт хезмәтләре" порталында Россия социаль фондына гариза бирергә кирәк. Моны теләсә кайсы төбәктән эшләргә мөмкин, ә теркәлгәннән соң кеше яшәү урыны буенча рәсмиләштереләчәк. Ана булу белән бәйле (декрет, бала карау буенча пособие) пособиеләр әлеге система кысаларында бирелми - эксперимент авыру сәбәпле түләүләргә генә кагыла.

         Үзмәшгуль кеше иминият суммасының күләмен - елына 35 000 яки 50 000 сум итеп сайларга мөмкин. Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме үзгәргәндә, суммалар автомат рәвештә үзгәрә. Иминият кертеме күләме сайланган сумманың 3,84% ын тәшкил итә, бу аена 35 000 сум булганда-1344 сум, ә 50 000 сум күләмендә  булган очракта -1 920 сум тәшкил итә. Взнослар гариза биргәннән соң киләсе айдан исәпләнә башлый. Аларны ай саен яки берьюлы берничә  ай, әмма  12 ай алдан да артык булмаган өчен түләргә мөмкин.

          Вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие алу хокукы взносларны өзлексез алты ай түләгәннән  соң барлыкка килә. Түләү күләме, наем буенча алдагы эшне дә кертеп, иминият стажына һәм иминиятләшерелүченең системада ничә ай катнашуына бәйле.

        8 ел һәм аннан да күбрәк стажы булучылар взносларны 12 айдан артык  түләгәндә, пособие  иминият суммасының 100%ын; 6-12 ай булган очракта - 70% тәшкил итә.

        5-8 ел стаж белән: 12 айдан артык түләгәндә - иминият суммасының 80%, шуның 70%-  6-12 ай түләгән очракта.

       5 елдан кимрәк стажлылар 12 айдан артык түләгәндә - иминият суммасының 60%; шуның 70% - 6-12 ай түләгән очракта.

        "Мәсәлән, 8 ел стажы булган Сергей Иванов еллык суммасы 35 000 сум тәшкил иткән ирекле иминиятләштерүгә кушылды. Җиде айдан соң ул 7 көн дәвамында авырый. Пособие аена 24 500 сум, ә 7 көн өчен 5 717,69 сум тәшкил итәчәк. Түләү вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазе ябылганнан соң 10 эш көне дәвамында, үзмәшгуль кеше "Минем салым" мобиль кушымтасы яки "Дәүләт хезмәте" порталы аша акча күчерергә ризалык биргән очракта башкарыла,” - диде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

         Эксперимент 2026 елның 1 гыйнварыннан 2028 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк, ә аңа кушылуга гаризаны 2027 елның 30 сентябреннән дә соңга калмыйча бирергә кирәк.

          Махсус салым режимы буенча эшләүче үзмәшгульләр яңа тәҗрибәгә кушылырга яки ирекле иминиятнең гадәти системасын куллануны дәвам итү ысулын уңайлырак дип сайларга мөмкин.

        Россия Социаль фонды бүлегенең социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәт күрсәтүләр турында тулы һәм дөрес мәгълүмат Татарстан Республикасын СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге : ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була . 

      Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар- 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала .Төбәк линиясе тәүлек әйләнәсе эшли - 24/7, шалтырату бушлай.

        Безнең республикада өч һәм аннан да күбрәк бала табып, аларны 8 яшькә җиткәнче  тәрбияләгән хатын-кызлар иминият пенсиясенә вакытыннан алда чыгу хокукына ия.

Болытлы.

Кар, төнлә урыны белән көчле. Урыны белән буран.

Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, урыны белән 15-18 метр тизлектә.

Төнлә һаваның минималь температурасы -11..-14˚.

Көндез максималь температура -9..-12˚.

Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре барлыкка килә.

Баулы муниципаль районының авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары башланды

Кама Тамагы районы хакимиятендә атналык планерка узды, аны район башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов үткәрде

Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 27 гыйнварда 18 сәгатькә кадәр. 28 гыйнвар 2026 ел.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International