ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2026 ел
дүшәмбе

27 март көнне Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселогында бадминтон буенча зона ярышлары узды - «Надежда Татарстана» турнирының икенче этабы.

Карашай Саклау авыл җирлегендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәмендә «Россия татар авыллары» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә татар авыллары эшкуарларының XIV Бөтенроссия съезды узды. Җирлек территориясендә делегацияне милли көйләр, җырлар ,Икмәк һәм чәкчәк белән каршы алдылар. Төп чара- Мохтаровлар Ренат , Гөлнур һәм Фәхразиева Гөлфия шәхси ярдәмче хуҗалыкларында булу. Алар эре мөгезле терлекләр үстерү һәм сыерлар асрау буенча уңышлы тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

2026 елның 3 апрелендә 9:30 дан 10:00 гә кадәр Яңа Чишмә муниципаль районы Советы бинасында сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Айдар Рәис улы Метшин гражданнарны кабул итәчәк.

Татарстан Республикасында Россия Почтасы хезмәткәрләре якынлашып килүче язгы ташуга әзерләнде. Бу, һава шартларына карамастан, пенсияләрне, корреспонденцияне һәм вакытлы матбугатны өзеклекләрсез республиканың барлык торак пунктларына илтеп җиткерергә мөмкинлек бирәчәк.


 

26-28 март көннәрендә Алабугада 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды. 

Апаста «Созвездие-Йолдызлык - 2026» XXVI Ачык республика эстрада яшьләр телевизион эстрада сәнгате фестиваленең зона этабы узды.

Татарстан Республикасының социаль фонды дәүләт тәэминаты буенча пенсияләрне, шул исәптән социаль пенсияләрне дә кертеп, проактив рәвештә арттырачак; алар ел саен апрельдә индексацияләнә. Татарстанлыларга моның өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә яки гариза бирергә кирәкми. Өстәмә түләүләр гадәти китерү графигы буенча керәчәк. Индексация дәрәҗәсе узган ел өчен пенсионерның яшәү минимумы үсешеннән чыгып билгеләнгән һәм 6,8% тәшкил итәчәк.

2026 елның 27-29 мартында Казандагы «Ак Барс» көрәш сараенда 15, 17 һәм 19 яшькәчә яшьтәге егетләр һәм кызлар арасында сумо буенча Россия беренчелеге узды. Ярышларда илнең 33-35 төбәгеннән 1000 гә якын спортчы катнаша. 

Татарстан Республикасында 2026 елның гыйнварыннан алып мең ярымнан артык гаилә ана капиталын нәкъ менә балаларга белем алуга юнәлдергән инде. Агымдагы елда ана капиталының күләме индексацияләнгән һәм беренче бала туган гаиләләр өчен - 728 921,90 сум тәшкил итә; әгәр сертификатка хокук алданрак рәсмиләштерелмәгән булса, икенче бала барлыкка килгәндә, гаилә 963 243,17 сумга өметләнә ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International