Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
МЧС
28.01.2026 елга ашыгыч кисәтү
27 гыйнвар Урюм авылы мәдәният йортында Ленинград шәһәрен фашистлар блокадасыннан азат итүнең 82 еллыгына багышланган «Ленинградның героик чоры» тематик сәгате булып узды. Чарада катнашучылар ленинградлыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Безнең республикада өч һәм аннан да күбрәк бала табып, аларны 8 яшькә җиткәнче тәрбияләгән хатын-кызлар иминият пенсиясенә вакытыннан алда чыгу хокукына ия
Казанда 5 июньдә Иске Татар бистәсе территориясында Идел буе әкияти фольклоры темасына урам биюе һәм театрының беренче «Манзара» фестиваль-конкурсы узачак. Шәһәрнең тарихи йөрәгендә иң яхшы исеме өчен Татарстанның һәр почмагыннан 500 катнашучы көч сынашачак. Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 28 февральгә кадәр кабул ителә.
"Мизгел" МЦ волонтерлары командасы районыбызда файдалы акция үткәрде - юл хәрәкәте кагыйдәләре булган буклетлар таратты.
Хөрмәтле гражданнар!
2026 елның 29 гыйнварында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә:
көчле кар, юеш кар;
- көчле җил тизлеге 15-18 м/с;
күрү мөмкинлеге 500-1000 м га кадәр һәм аннан да азрак начарая барган буран;
бозлавык;
- юлларда кар көртләре, көчле бозлавык.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
Бозлавык вакытында:
Аз шуыша торган аяк киеме әзерләгез. Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән яшьтәге кешеләргә резина очлы таяк яки очлы чәнечкеле махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез таеп киткәнсез икән, түбән төшү биеклеген киметү өчен утырыгыз.
Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормозлаудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормозлаганда берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга.