ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2026 ел
чәршәмбе

Мамадыш шәһәре мәктәпләре укучылары физик культура буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында югары дәрәҗәдә физик һәм теоретик әзерлек күрсәттеләр. Бик яхшы спорт формасы, тирән белемнәре һәм команда рухы ярдәмендә Балалар, республика дәрәҗәсендә үз шәһәрләрен лаеклы тәкъдим итеп, призлы урыннар яуладылар.

Мәгълүмати муллык чорында «эксперт» сүзе бөтен җирдә яңгырый – социаль  челтәрләрдән алып дәүләт учреждениеләренә кадәр. Әмма үз экспертлыгы турында белдергән һәркем чыннан да кирәкле квалификациягә һәм вәкаләтләргә ия түгел.

Муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов җитәкчелегендәге киңәшмә-планеркада агросәнәгать комплексындагы эшләрнең торышы һәм оператив вәзгыять каралды.

Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре күпбалалы гаиләләрне карап йөрү кысаларында Иске Маҗын авыл җирлегендә яшәүче гаиләләрне карап чыктылар. Чараның максаты – балигъ булмаганнарның яшәү шартларын өйрәнү, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен контрольдә тоту, социаль ташламалар турында мәгълүмат бирү.

Бүген Зәй-2 микрорайонында район башлыгы Р.Г.Кәримов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте кураторы, мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе Гущин Иван Николаевич катнашында халык очрашуы узды. Җыелыш башланганчы шәһәр хезмәтләре тарафыннан гражданнарны кабул итү оештырылды, биредә яшәүчеләр үзләрен борчыган сорауларга җавап ала алды.

"Татарстан Республикасы радиотелевизион тапшыру үзәге" РТРЧ филиалы сезгә хәбәр итә: "Яңа Гасыр" телекомпаниясе" АҖ заказчысы мөрәҗәгате буенча 2026 елның 26 гыйнварыннан торак пунктларда аналоглы эфир телевизион тапшырулар ("ТНВ" телеканалы) телепрограммаларын трансляцияләү туктатылды:

Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге 18 яшьтән 55 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнарын полициягә хезмәткә чакыра. Полициядә хезмәт итү-киләчәккә ышаныч! Эшкә урнашу мәсьәләләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы,Терешкова ур., 4нче йорт. Тел.:8(85559) 2-47-51, 2-49-02, 2-47-30, 8(843) 2912-976.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илшат Гыйниятуллин эш сәфәре белән Тукай районы дәүләт ветеринария берләшмәсендә булды. 

 

Хөрмәтле Кайбыч районы халкы!

Татарстан Республикасы Рәисенең «присяжный утырышчыларга кандидатлар исемлекләре һәм запас исемлекләре турында» 24.01.2026 №52 күрсәтмәсен үтәү йөзеннән Кайбыч районы Башкарма комитеты хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы судлары өчен исемлекләр һәм запас исемлекләр 2026 елның 1 июненнән 2030 елның 31 маена кадәр төзелә.

Белешмәләр өчен Телефон: 8(84370) 2-11-21.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International