ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2026 ел
җомга

Бүген "Казан Экспо"да Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Горький тимер юлы — "Россия тимер юллары" ААҖ филиалы башлыгы Сергей Дорофеевский Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм "Россия тимер юллары" ААҖ арасында 2026-2028 елларга тимер юл транспорты өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

26 гыйнварда Минзәлә районыннан 2 нче урта мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Зиязиева Камилә "Татарстан — мөмкинлекләр территориясе" актив яшьләр өчен Республика премиясендә җиңүче булды.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты. Чара «Казан Экспо»да узды. Эштә шулай ук Бурятия Республикасы Башлыгы, Бурятия Дәүләт Советының «Нәтиҗәле транспорт системасы» юнәлеше буенча комиссия рәисе Алексей Цыденов катнашты.

Болытлы. Кар, юеш кар, урыны белән көчле.

Кайбер районнарда буран, бозлавык.

Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнчыгышка таба 6-11 м/с, урыны белән җилнең тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә.

Төнлә һаваның минималь температурасы -11..-16˚.

Көндез максималь температура -9..-12˚.

Юлларда кар көртләре, бозлавык, урыны белән көчле.

2026 елның 1 гыйнварына салымнар буенча бурыч 12 595,1 млн.сум тәшкил иткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бурыч 1 746,9 млн.сумга яки 16%ка арткан. Бу хакта муниципалитетлар белән Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычларны киметү мәсьәләләре буенча киңәшмә барышында Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, Лаеш муниципаль районы Башлыгы Илдус Зарипов белән берлектә, капиталь ремонт программасына потенциаль кертелгән объектларны йөреп чыктылар.

Февраль аенда Татарстан Республикасында Муса Җәлил исемендәге V Бөтенроссия «Шагыйрь һәм музыка» музыкаль-шигъри фестивале лауреатларының концертлары — тарихи хәтерне саклауга һәм талантлы яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән әһәмиятле мәдәни проект узачак, бу «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә

Чүпне вакытында чыгармасалар, нишләргә? «Йорт» телефоны һәм «Дәүләт хезмәте» ярдәмендә тәртипне торгызыгыз

Матч Казанның "Баскет-холлында" узды. Казанга Халыкара турнирга Адриатика Лигасы һәм Чемпионнар лигасы катнашучысы – Босния һәм Герцеговинадан «Игокеа» клубы килде. Ә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең Федераль янгынга каршы хезмәтенең 7 нче янгын-коткару отряды хезмәткәрләре интерактив күргәзмә әзерләде: аренага кергәндә җанатарларны 5 янгын сүндерү машинасы каршы алды, ә эчтә чын янгын-коткару квадроциклы һәм мотоцикллар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International