Шигърият һәм татар телен яратучылар, сезнең өчен яңалык! «Барс» яшьләр үзәге ел саен үткәрелә торган «Туган тел» онлайн-конкурсы башлануын игълан итә.
Хөрмәтле Югары Осланлылар, 2026 елның 3 февралендә район башлыгы Евгений Варакинның гражданнарны кабул итүе гамәлдән чыгарыла.
Иске Кәшер авыл җирлегенең Урта Кәшер авылыннан Рәис абый белән Тәскирә апа бергә яшәуләренең 50 еллыгын билгеләп үттеләр
«2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Мәҗбүри медицина иминияте федераль фонды бюджеты турында» 2025 елның 28 ноябрендәге 428-ФЗ санлы Федераль закон нигезендә, 2026 елда Мәҗбүри медицина иминияте федераль фонды тарафыннан Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондына мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге вәкаләтләрне үтәүгә бәйле чыгым йөкләмәләрен финанслар белән тәэмин итү өчен 87 745,3 млн.сум күләмендә субвенция бүлеп бирү каралган.
Роспотребнадзор белгече бозлавык корбаны булмау турында киңәшләр бирде.
Татарстанның Торак инспекциясе Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә: инспекциягә милекчеләрнең гомуми җыелышы беркетмәләре килде. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә - яңа идарәче оешманы сайлау.
2026 нчы елның 4 нче февралендә 14.00 сәгатьтә Апас районы Мәдәният йортында Апас муниципаль район Советының чираттагы утырышы узачак.
1 февральдә Казанның Спорт сараенда «Сөембикә» Бөтенроссия ярышлары һәм тимераякта синхрон шуу буенча Россия Кубогының өченче этабы тәмамланды.
Татарстанда идарәче компанияләр өстеннән күзәтчелекнең яңа кагыйдәләре үз көченә керә. Хәзер, рәсми мөрәҗәгатьләр булмаса да, республиканың Дәүләт Торак инспекциясе хәвеф-хәтәр индикаторлары эшли башласа, тикшерүләр үткәрәчәк. Бу контроль чаралар татарстанлыларның шикаятьләре буенча гына түгел, ә башка чыганаклардан алынган мәгълүматлар нигезендә башланачак дигәнне аңлата.