4 нче февраль көнне 5нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары өчен квалификация күтәрү курслары кысаларында республикакүләм семинар узды. Семинарның темасы: "Балалар бакчасында музыкаль дәресләр һәм бәйрәмнәр оештыру: педагогларның ата-аналар белән үзара хезмәттәшлеге». Балаларның бай чыгышлары, педагогларның эчтәлекле мастер - класслары, коллективның ата-аналар белән тыгыз хезмәттәшлеген күрсәтү-болар барысы да кунакларыбызның соклануына сәбәп булды. Коллективка зур рәхмәтебезне белдерәбез!
Сарман район судына югары юридик белемле суд секретаре таләп ителә. Компьютер техникасын белү хуплана. Хезмәт шартлары: тотрыклы хезмәт хакы 40 мең сумнан һәм аннан да югарырак, квартал, еллык премияләр, сынау срогыннан соң чин бирү(3 ай), эш графигы 5/2 (пн-пт). Белешмәләр өчен телефоннар 8(5559)-5-05-07; 5-05-08, Сарман авылы, Терешкова ур., 6 йорт.
Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар мәктәбе кысаларында тәрбияләнүчеләрнең әниләре өчен «Өй өчен эксклюзив декор ясау» темасына мавыктыргыч мастер-класс узды.
Казан шәһәренең Совет районында, шул исәптән «Аккош»махсус саклана торган табигый территориясе чикләрендә, 180 дән артык яшел үсенте законсыз киселгәнлеге ачыкланган.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре кышлаучы суда йөзүче һәм су тирәсендә яшәүче кошларны мониторинглауга юнәлдерелгән «Соры муен – 2026» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.
«Рус лачыны» лачын аулау һәм ерткыч кошларны саклау яратучылар берлеге бүген Татарстан Хөкүмәтенә лачын үрчетү үзәген булдыру идеясе белән мөрәҗәгать итте.
2026 елның 4 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Түбән Камада урнашкан көнчыгыш территориаль органы офисында ведомство бүлекчәсенең эшен күчмә тикшерү узды.
Әти-әниләр комитетлары арасында ел саен үткәрелүче «Тату сыйныф серләре» Республика конкурсының район күләмендә зона турлары башланып китте. Укучылар һәм әти-әниләр тамашачыларны иҗади, креатив, Халыклар бердәмлеге, Хәрби дан һәм хезмәт батырлыгы елын яктырткан чыгышлар белән куандыра.
Казан федераль университетының фәнни-йомгаклау конференциясендә «Интеллект. Тел. Компьютер» дип аталган секция узды. Чарада татар телен саклау һәм үстерү өчен заманча AI-чишелешләре, зур тел модельләрен өйрәтү һәм машина тәрҗемәсе мәсьәләләре каралды.